Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта кыр эшләре темплары арта бара

Районыбыз игенче- механизаторлары язгы кыр эшләре темпларын көннән- көн артыра.

3 мартка районыбыз игенче- механизаторлары 10000 гектарны биләгән уҗым культураларының 6300 гектарын минераль ашламалар белән тукландырды. Бу барлык мәйданнарның 63 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта күпьеллык үлән басуларына да минераль ашламалар кертү дәвам итә. 10,9 мең гектар мәйдандагы күпьеллыкларның 1 мең гектарына ашлама кертелгән.
Механизаторлар туңга сөрелгән басуларны, күпьеллык үлән кырларын тырмалый. Бүгенге көнгә 1500 гектарда туңга сөрелгән җирләр, 1300 гектарда күпьеллыклар тырмаланган. Барлык хуҗалыкларда да басуда эшләүчеләрне кайнар аш белән тукландыру оештырылган.
Болардан тыш, хуҗалыкларда арпа, сабан бодае чәчүлек орлыгын инкрустацияләү эше дә бара. Барлыгы 1 мең 200 тонна орлык инкрустацияләнгән. Һава шартлары комаучаламаса, игенчеләребез эш темпларын тагын да арттырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев