Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта лейкозлы сыерлардан котылу юлларын эзлиләр

    Кайбыч фермаларында, шәхси ярдәмче хуҗалык¬ларда сыер асраучы-ларның иң үзәгенә үткәне – лейкозлы сыерлар.

     Бу хакта инде дистә ел-лар дәвамында сүз алып барылса да, чирдән тулысынча азат була алганнары юк әле. Ветеринария врачлары чирле сыерны асрарга кушмый, чөнки ул сәламәт малларга авыру йоктыра, аның продукциясе кеше организмына да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Район башлыгы Аль-берт Рәхмәтуллинны да, элеккеге ветеринария врачы буларак, бу тема бик борчый. Шуңа да эшлекле дүшәмбе киңәшмәсенең көн тәртибенә районда лейкоз буенча килеп туган хәл турында сөйләштеләр. 

    Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев үз чыгышында шәхси хуҗалыкларда килеп туган хәл турында сөйләде. 
    – Без эпизоотиягә каршы чаралар планы нигезендә малларны елга ике тапкыр тикшерәбез. Бүгенге көндә шәхси сектордагы 3612 баш мөгезле эре терлек тикшерелде, шуларның 1171ендә, шул исәптән, 28 баш үгездә лейкоз барлыгы ачыкланды. Багай, Колабирде, Иске Чәчкаб авылларында – берәр, Арысланда – 2, Борындык, Мөрәле, Олы Урсак, Байморза, Иске Тәрбит, Ульянковода – өчәр, Бәрлебашы авылындагы дүрт сыерда шушы авыру табылды, – диде ул. – Чирле үгезләрне тапшырулары турында бездә бернинди дә документ юк, димәк, алар сыерларны каплатуны дәвам итә һәм шәхси хуҗалыклардагы сыер-таналарга лейкоз вирусы тарата. Гематология буенча лейкозга 3167 сыер тикшерелде, аларның 53ендә уңай реакция күзәтелде. Бүгенге көндә гематологияле барлык сыерлар да терлек сую пунктларына тапшырылды. 
    Ветеринарлар лейкозга каршы профилактик эшчәнлекне өч юнәлештә алып бара: лейкоз булмаган хуҗалыкларга инфекция кертүгә юл куймау, авыру терлекләрне үзвакытында ачыклау һәм терлек сую пунктларына озаттыру, хуҗалыкларда сәламәтләндерү чаралары алып бару. Чиләк-чиләк сөт бирүче сыерыннан берәүнең дә котыласы килми, билгеле. Лейкоз бары тик терлек-ләр өчен генә куркыныч булса да, белгечләр авыру сыерның сөтен кайнат-мыйча кулланмаска тәкъдим итә. Ә без аны гадәттә кайнатмыйча гына фай-даланабыз. Белә торып, лейкозлы сыерның сөтен эчеп, итен ашап булмый-дыр ул. Гематологик авыру терлекләр ачыкланган очракта аны тиз арада тапшырырга кушалар. Ә авыруның соңгы стадиясенә җиткән терлекләрнең продукциясен кулланырга бөтенләй киңәш ителми. 
    Кайбычта ике ел элек халыкның эшлеклелек активлыгын арттыруга багыш-лап үткәрелгән зона киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка лейкозлы сыер-лары булучыларга ярдәм чаралары күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Министр безне ишетте, хәзер Татарстанда лейкоз белән авырган сыерларны сугымга тапшыручыларга ярдәм чаралары күрсәтелә. Аны алу тәртибе турында без газетабызның узган саннарында язып чыккан идек. 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: