Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта оешмалар хезмәткәрләре хуҗалыкларга яфраказык хәзерләшә

    Хәзер хуҗалыкларда кышлату чорына терлек азыгы хәзерләү тулы куәтенә дәвам итә.

    Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр дә кышкы чорга җитәрлек кү¬ләм¬дә печән туплап калу уе белән яна. Быел яң¬гырлар күп яуды, болынлыкларда печән җитәрлек.
    Терлек азыгы хәзерләү кампаниясе вакытында хуҗалыкларга оешма-предприятиеләр коллективлары да ярдәмгә килә. Быел да һәрберсенә яфраказык җыю планы җиткерелде. Кем ничектер, әмма безнең редакция коллективы бу чорны көтеп ала. Ямьле җәйдә кошлар сайравы астында эшләү, табигать матурлыгына хо-зурлану, урман һавасын сулау, кызарып пешкән җиләгеннән авыз итү, бергәләшеп чәй эчүләр күңелгә әйтеп бетерә алмастай рәхәтлек бирә. Иҗат кешесенә илһам ките-рердәй мизгелләр бу. Быел да һәр кешегә билгеләнгән планны көнендә  үтәдек. Елда-гыча, юкә агачыннан җыелган витаминлы көлтәләрне Кошмандагы фермага озаттык. Без җыйган яфраказыкны алырга җиде- сигез еллап инде яшь механизатор Илнар Нәфыйков килә. Бер дә үзгәрми ул, гел елмаеп кына тора, тракторы да шул ук.


    – Мин 2006 елдан механизатор булып эшли башладым. Тракторчы- машинист һөнәрен Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесында үзләштергән идем. Авылда туып- үскәч, терлексез булмый, үзебез дә маллар асрыйбыз. Без малай чакта  өйдәге бәрәннәр өчен дә яфраказык хәзерли идек. Хөкүмәт ярдәме белән яңа йорт та өлгер-теп киләбез, –диде Илнар.
    Башкарма ко¬м謬тетның территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Илсөя Ильясова әйтеп узганча, оешмаларда эшләүче 1224 кешегә 48960 пар яфраказык җыеп тапшыру планы җиткерелгән. Бу бер хезмәткәргә 40 пар дигән сүз.
    – Оешмалар яфраказык хәзерләүгә кереште инде. Бу көннәрдә район Советы, башкарма комитет, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе, редакция, Пенсия фонды коллективлары эшне беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Аларга башка оешмалар да кушылыр дип уйлыйм, –диде ул.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдиновның да фикерен тыңладык.
    – Без коллектив белән җыйган яфраказык¬ны “Алтын кырлар” агрофирмасының Арыслан авылындагы фермасына тапшырдык. Урман сыенда яшь бозаулар орга-низмына кирәкле файдалы витаминнар күп. Ул аларның төрле авыруларга каршы торучанлыгын ныгыта, сәламәтлекләренә уңай йогынты ясый. “Аны ашатмыйлар да инде”, дип уйлаучылар ялгыша. Кышлату чорында фермаларда еш булам. Һәр ба-руымда бозаулар алдында яфраказык бәйләмнәре эленеп торуына игътибар итәм.
    “Дубрава” агрофирмасының баш зоотехнигы Фәнис Вәлиев та шул фикердә.
    – Безнең агрофирмага 10030 пар яфраказык хәзерләү планы җиткерелгән.Бу эштә безгә бюджет тармагында эшләүчеләр, ветеринария берләшмәсе, почта, теркәү палатасы, казначылык, иминиятләштерү кампаниясе, редакция, газ участогы һәм башка оешмалар хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Моның өчен без аларга бик рәхмәтле. Агрофирма бухгалтериясе, терлекчеләр үзләре дә бу эштән читтә калмый, – диде ул. – Яфраказык яшь бозаулар организмына кирәкле каротин, протеин кебек витаминнарга бай. Агрофирманың һәр бүлекчәсендә кышлату чорында бозауларга печән, төрле премикслар, микроэлементларга бай катнашмалар белән бергә яфраказык та даими бирелә.
    Авыл кешесенең җәйге урман белән хозурланырга һич вакыты юк. Яфраказык җыю табигать кочагына бару өчен яхшы сәбәп кенә ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: