Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә саклык чаралары күрелә

    Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирү көненең ничек узуы турында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев сөйләде.

    -Тавыш бирү ике этапта уза. Алдан сайларга теләге булучылар 25-30 июньдә тавыш бирә ала. 1 июльдә сайлауның төп өлеше уза. Тавыш бирүне шушы тәртиптә үткәрүнең  сәбәбе – сайлау участокларында халыкның күпләп җыелуына юл куймау.Үзәк сайлау комиссия­се таләбе буенча, сайлау участогында тавыш бирүчеләр саны 12 кешедән артмас­ка тиеш. Сайлау участок­лары 8.00-20.00 сәгатькә кадәр эшли.Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә катнашучыларга бер тапкыр кулланылучы битлек, пирчәткә, ручка бирәчәкләр,  температурагызны да үлчәячәкләр, ишек төбендә дезинфекцияләүче кечкенә келәм җәелгән булачак, участок үзе дә көн дәвамында дезинфекцияләнә. Беренче урында халыкның куркынычсызлыгы торачак.
    Рәмис Рафисович сүзләренә караганда, урамда, өйдә контактсыз тавыш бирү дә карала. Өйдә тавыш бирү өчен сайлау комиссиясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пандемия сәбәпле, студентларның күбесе өйдә, алар да үзләрендәге сайлау участокларына киләчәк.
     Сораулар килеп чыкса, волонтерларга, участок сайлау комиссияләренә һәм территория сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. “Кайбычлылар сайлауларда һәрвакыт активлык күрсәтте, бу юлы да шулай булыр, дип ышанам”, – диде Рәмис Хәялиев.
     
    Кайбычтагы сайлаучылар игътибарына!

    Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүе көнендә «ышаныч телефон»нары эшли. Бу көнне көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, түбәндәге номерларга шалтырата аласыз:
    Район сайлау комиссиясе – 2-11-05;
    Полиция бүлеге – 02, 2-15-13;
    Прокуратура –2-10-62, 2-10-63.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: