Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта “Россиянең чаңгы юллары” ярышы уза

    Бу атнаның шимбәсендә Олы Кайбычтагы “Имәнлек” паркындагы чаңгы базасында “Россиянең чаңгы юллары” дип исемләнгән массакүләм спорт ярышы булачак. Ярышта катнашучыларны һәр елдагыча ботка һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар.

    “Россиянең чаңгы юллары” дип исемләнгән Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы 1982 елдан бирле үткәрелә. “Форпост” үзәге директоры Юрий Михайлов хәбәр иткәнчә, ярышка старт иртәнге сәгать унда бирелә. Анда оешмалар хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, спортның чаңгы төрен яратучы пенсионерлар катнашачак. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның барысын да ярышларга чакырабыз!
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: