Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар

Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.
– Яңа елның 15 көнендә исерек хәлдә транспорт белән идарә итүгә бәйле дүрт хокук бозу очрагы теркәлде, – диде ул. –Бу елның беренче көнендә үк Олы Кайбыч – Камыллы автомобиль юлының 26 нчы чакрымында Иске Тәрбит авылында яшәүче ир-атның машина белән салмыш хәлдә идарә итүе ачыкланды. Аңа РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 бүлеге буенча (исерек килеш транспорт белән идарә итү) административ беркетмә төзелде.
Кошман авылында яшәүче ир-атның моңа кадәр дә автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүе сабак булмаган күрәсең. Ул кабат исерек хәлдә инспекторлар кулына эләгә. Бу юлы аны Кошман – Урсак урманчылыгы юлының беренче чакрымында туктатканнар.Бу хәл 3 гыйнварда була.
15 гыйнварда Федоровское авылында Ульяновск өлкәсендә яшәүчене туктаталар. “Лада Гранта” автомобиле йөртүчесенең дә спиртлы эчемлек кулланган булуы ачыклана. Шул ук көнне Корноуховода эчкән килеш тракторда йөргән Воскресенский авылы кешесенә дә җәмәгать суды каршысына басарга туры киләчәк. Ул медицина тикшерүеннән баш тарткан.
Район юлларында иминлек тәэмин итүчеләр балаларны автомобильдә дөрес йөртүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрүгә дә зур игътибар бирә. Бу көннәрдә таксида пассажирлар йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тикшерү буенча “Такси”
профилактик операциясе узды. Илфат Әхмәтов сүзләренә караганда, җитди хокук бозулар ачыкланмаган, әмма тиешенчә күренмәгән номерлар һәм эшләмәүче фаралар өчен штрафлар сукканнар. ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек шоферларны ачыклау буенча рейдлар үткәрүне дәвам итә.
Машиналарның юл читенә төшү очраклары да теркәлгән. Моңа һава шартлары түгел, ә техника белән идарә итүчеләрнең тизлек режимын сакламавы сәбәпче. Автоинспекторлар транспорт чараларын йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, пассажирларның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куймаска өнди.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4400
-
2 март 2021 - 15:27Фермерлар династияләре, сезнең өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермер династияләре конкурсына гаризалар кабул итә.4400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.30300
-
1 март 2021 - 09:06Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде.13900
-
1 март 2021 - 09:03Элмә тактада хата булса, хәбәр бирегез, кайбычлылар Татарстанда 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталарны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уза.12700
-
1 март 2021 - 08:49Кайбыч тарихы турында китап нәшер ителә Кайбычның 30 еллык юбилеена әзерлек эшләре тулы көченә бара.20900
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.15300
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.19100
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.40700
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!54400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.13800
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.9100
-
20 февраль 2021 - 14:12Район башлыгы Мәлки балалар бакчасы һәм мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыру белән танышты Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылына барды.33300
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үттеБу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.39500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.30300
-
1 март 2021 - 08:49Кайбыч тарихы турында китап нәшер ителә Кайбычның 30 еллык юбилеена әзерлек эшләре тулы көченә бара.20900
-
1 март 2021 - 09:06Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде.13900
-
1 март 2021 - 09:03Элмә тактада хата булса, хәбәр бирегез, кайбычлылар Татарстанда 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталарны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уза.12700
-
2 март 2021 - 15:27Фермерлар династияләре, сезнең өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермер династияләре конкурсына гаризалар кабул итә.4400
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика