Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Сабантуйлар гөрли!

    Бу атнада районда һәм авылларда Сабантуй уза. Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелүче бу бәйрәм безне туган нигезгә һәм милли гореф-гадәтләргә кайтара, буыннар арасындагы өзелмәс чылбырны тагын да ныгыта.

    Сабантуен оештыру комиссиясеннән хәбәр итүләренә караганда, быел бәйрәм район үзәгендә 8 июньдә уза. 9 июньдә Кече Мәме, Борындык, Мөрәле, Кошманда һәм Кушкүлдә үткәрелә. Ябалак авыл җирлеге Сабантуе илебез тормышындагы мөһим вакыйга – Россия көнендә 12 июньдә гөрләячәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел Олы Урсак авылы Сабантуе үткәрелми. Бу авылда юл төзелеше алып барыла, милли бәйрәмне үткәрү урынында да казу эшләре дәвам итә. Халкыбызның күңеле киң, күпмилләтле районыбызда яшәүчеләр барлык Сабантуйларда да рәхәтләнеп ял итә, күңел ача алачак. Бәйрәм иртәнге сәгать унда башланып китә. Быел да милли уеннар, ат чабышы, спорт ярышлары, көрәш үткәрелә, балалар өчен аттракционнар эшли, сәүдә гөрләячәк. Җырлы-биюле бәйрәмебездә рәхәтләнеп ял итик, дуслар! 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: