Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта терлек азыгы хәзерләү дәвам итә

    Районыбыз хуҗалыкларында малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Күпьеллыклар 12 мең гектарга якын мәйдан били. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән 20 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, барлык мәйданнарның 6000 гектарында яшел масса урылган, 19000 тонна се-наж салынган, 1100 тонна печән хәзерләнгән.

    “Гөбенә”дә 6001 тонна сенаж, 239 тонна печән хәзерләнсә, “Дубрава” агро-фирмасында 3572 тонна сенаж салынган, 247 тонна печән хәзерләнгән, “Алтын кырлар”да сенаж – 4705, печән 305 тонна тәшкил итә. Районда көненә 800 тоннага якын сенаж салына. Өч агрофирмада механизаторлар көненә 400 гектарда яшел масса ура. Алар игеннәрне саклау белән дә шөгыльләнә. Корткычларга, төрле авыруларга,чүп үләннәренә каршы 30 мең гектар мәйдан химик препаратлар белән эшкәртелгән. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: