Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта “Тоннель” профилактик операциясе узды

    “Тоннель” профилактик операциясе барышында тәртип сакчылары тарафыннан юлларда 48 автомобиль туктатылып тикшерелгән.

    –“Тоннель” операциясе Олы Кайбыч – Колаңгы автомобиль юлының 16 нчы чакрымында үткәрелде,  – диде ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илфат Әхмәтов. – Тикшерү вакытында ике автомобильнең техник яктан төзек булмавы ачыкланды, бер шоферның ОСАГО полисы юк иде. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар очрамады.
    Район инспекторлары тарафыннан үткәрелгән профилактик чаралар автомобиль йөртүчеләрне саклыкка өйрәтә, районыбыз юлларында тәртип булдырырга ярдәм итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: