Кайбычта уракка төштеләр. Халык телендә "райком кыры" дип аталучы басуда "Тимерхан" сортлы арпаның гектарыннан 41 центнер уңыш чыга
Бүген Кайбыч кырларында урып-җыю эшләре башланып китте.
"Дубрава" агрофирмасының иң уңган, тәҗрибәле комбайнчыларының берсе - "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исемне горур йөртүче Айрат Сафиуллин экипажы урак чорына старт бирде.
Ул "Класс- Тукано" комбайнында үзенең ярдәмчесе- улы Айнур белән Колаңгы янындагы арпа уңышын җыя башлады. Үзе дә дүртенче классны тәмамлаган елны ук заманында район, республика күләмендә танылу алган әтисе Рәхим янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган. Игенчеләр династиясе дәвам итүенә ничек шатланмыйсың ди инде! Айрат Сафиуллин былтыр да алдынгылар сафында атлады, район башлыгының 30 мең сумлык сертификатына лаек булучылар арасында ул да бар иде. Айрат бункерын бушаткан арада, аның янәшәсенә "Нью-Холланд" комбайны килеп туктады. Комбайнчысы кем дисезме? Олы Кайбычтагы мәдәният йорты хезмәткәре Ленар Баһавиев. Ул бу агрорфирмада дүртенче елын комбайн штурвалы артына утыра икән инде. Ярдәмчесе- Казандагы педагогия көллиятендә укучы Булат Сибгатов. Икесе дә Мөрәле авылыннан. "Җырлап-бию йөрү рәхәтрәкме, әллә игенче булумы?" дип сорыйм Ленардан.
Ул, гадәттәгечә, бераз уйланып торды да, елмап җавап бирде:
- Игенче хезмәте бер дә җиңел түгел, күп көч таләп итә, шул ук вакытта бик җаваплы да. Ул эшнең тәмен, икмәкнең кадерен белергә өйрәтә. 2003, 2004 елларда әтием Фирдәвеснең, 2010 елда комбайнчы Андрей Петровның ярдәмчесе булып эшләгән идем. Өч ел рәттән үзем комбайнга утырдым, чакыргач, быел да уракка төштем.
Әңгәмәбезгә "Дубрава" агрофирмасы директоры Александр Тутаев та кушылды.
-Безнең комбайнчыларның девизы да бар: "Йөрәгебезнең бар кайнарлыгын, бөтен энергиябезне, Ватаныбыз, сиңа бирәбез!" Күңелебез белән шагыйрь дә әле без! Уракка яхшы кәеф белән керештек. Бу арпа кыры 200 гектар мәйданны били. Арпаны фуражга дип Мөрәледәге ындыр табагына ташыйбыз. Хәзер бар көч уракка юнәлдерелә.
Игенчеләрне кырда ике тапкыр ашатабыз.
Күп тә узмады, кырга ашарга китерделәр. Ите мул итеп салынган макарон, чәй, ипи алып килгәннәр. Механизаторлар, ярдәмчеләре тәмләп ашады да, кабат комбайннарына утырды. Вакыт көтми, ашыктыра.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов әйтеп узганча, бу кырда арпаның уңдырышлылыгы югары: һәр гектар мәйданнан 41 центнер уңыш чыга!
Агрофирманың Кече Мәмедәге управляющие Василий Ворожейкин да басуда иде. Ул янәшәдәге Бортас кырыннан шундый ук сортлы арпаны кулына алды да, бөртекләрен санады да:"Менә ичмасам арыш бу, бер башакта гына да 48 бөртеге бар!"- диде.
-Соң, юкка гына бу басуны "райком кыры" дип атап йөртимләр ич инде. Колаңгы янында булса да, бу -Борындык басуы. Элек районга зур җитәкчеләр килсә, райком кешеләре аларны гел шушы кырга алып киләләр иде. Аның туфрагы да уңдырышлы,- дип сүзгә кушылды Борындыкта яшәүче һәм үзен полевод-кырчы дип таныштырган Илдар Әхмәтҗанов.
Морза Бәрлебашыннан "КамАЗ" шоферы Альберт Абдрахманов арпаны ындыр табагына ташый. Ул да утыз елдан артык инде туган җирендә эшли. Игенчеләргә уңышны югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев