Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр

Иске Чәчкабтан Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.

Район үзәгендәге кафеда мул табыннар артында утыручы мөхтәрәм кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка җитәкчеләр кайнар котлады. Сугыш авырлыкларын кичергән әби-бабайлар мондый афәтләрнең бүтән кабатланмавын, хәзерге һәм киләчәк буыннарның тынычлыкта яшәвен теләде, үзләренә күрсәткән хөрмәт өчен рәхмәт белдерде. Очрашу мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев