Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта волонтерлар ялгыз яшәүчеләрнең өйләренә азык-төлек китерә

Өлкән яшьтәгеләрнең авыруларгага тиз бирешүен исәпкә алып, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ярдәм итү йөзеннән, районда волонтерлар хезмәте булдырылды.

Ялгыз яшәүче өлкәннәр тормыш өчен кирәкле товарлар, азык- төлек, дарулар кирәк булганда, 2- 10- 93 номеры буенча “кайнар линиягә” шалтыратып, ярдәм сорый ала. “Кайнар линия”гә Олы Кайбыч авылында ялгызы гына яшәүче Ләлә Гарәфиева шалтыратты. Аның үтенече белән волонтер, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина, кибеттән азык-төлек кирәкле товарлар алып, Ләлә апаның өенә илтте.
- Киләчәктә дә безнең хезмәткә шалтыратып, үтенечегезне җиткерә аласыз. Урамга чыгып йөрмәгез, - диде аңа Зөһрә Лотфуллина.
Ләлә апа өлкәннәр турында шулай кайгыртулары өчен тирән рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев