Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтагы китапханә, мәктәптәпләргә китаплар бүләк иттеләр

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында “Татарстан: все для фронта, все для Победы!” дип исемләнгән китапны урта мәктәпләргә, үзәк китапханәгә тапшыру тантанасы үтте.

Әлеге чарада “Татарстан Республикасы дәүләт архивы” директоры Илдар Шәфыйков һәм район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев,  мәктәп директорлары, китапханәчеләр катнашты.
– Халык телендә “Кие¬мең өстеңдә тузсын” дигән мәкаль бар. Менә бу китап та кулдан-кулга йөрсен, киштәдә тузан җыеп ятмасын иде. 75 ел дә¬вамында сугыш темасына меңләгән китап чыкты. Халкыбыз батырлыгы турындагы тарихи язмалар әле дә чыга тора, яңа китаплар басыла. Безнең архивта Бөек Ватан сугышы елларына кагылышлы бик күп материал тупланган. Әлеге ка-дерле китапны да әнә шул тиңе булмаган мәгълүматларга таянып нәшер иттек. Анда әлегә кадәр беркайда да дөнья күрмәгән тарихи язмалар да бар, – диде Илдар Фәритович. – Китап киң катлам укучыларга,  сугыш ветеранна-рына һәм тыл хезмәтчәннәренә адресланса да, ул сугыш турында дәреслекләр, гаилә альбомнары, тарихи китаплар һәм кинофильмнар аша гына бел-гән яшьләргә юнәлдерелгән. Аны мәктәп китапханәләренә дә тапшыруыбыз очраклы гына түгел. Яшьләр илебезнең, әби- бабайларының героик үткәне, ТАССР тарихы турында да белергә тиеш. Шу¬ңа да без китапны 5 июньнән 3 июльгә кадәр  Татарстандагы барлык районнардагы мәктәп китапханәләренә тапшыру акциясен үткәрбез. Тарих укытучылары дәрес вакытында, партио-тик темага чаралар үткәргәндә аннан файдалансын иде.
Рәмис Рафисович та китап турында үз фикерләрен әйтеп узды.
– Барыбыз өчен дә ка¬дерле булган әлеге китапның кыйммәте зур. Аны тан-тана башланыр алдыннан карап чыктым. “Казан каймасы” төзелеше ту-рындагы язмада Кайбыч та искә алына. Авыр сугыш елларында безнең якларда  окоп казулары турында сез барыгыз да хәбәрдар. Казан шәһәрендәге авиация заводында төзелгән самолетлар турындагы язма да миндә кызыксыну уятты. Бу китапны бастырып чыгаруда зур хезмәт куйган ТР Дәүләт архивы хезмәткәрләренә  рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, – диде ул.
Тантананы китапханче Эльмира Хәялиева һәм Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Аделия Садыйкова алып барды. Чара сән¬гать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар чыгышы белән үрелеп барды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X