Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтагы “Әкият” балалар курчак театрының даны еракларга билгеле

Быел Кайбычтагы “Әкият” балалар курчак театры оешуга 15 ел була. Кайчандыр әлеге театрга йөргән балалар хәзер инде югары уку йортларында белем алып, олы тормыш юлына аяк басты. Алар әле дә театр тормышы белән кызыксына икән, димәк, анда йөргән еллары эзсез калмаган.

Курчаклар һәм балалар шатлыгы белән тулы әкият иле ишеген без дә бераз ачып карарга булдык. Театр җитәкчесе Венера Сафиуллина декорацияләр, ширмалар, берсеннән-берсе матур курчаклар белән таныштыра. “Әкият” курчак театрына йөрүче балалар, дәресләрдән соң, район мәдәният йортына ашыга. Театрга төрле яшьтәге 14 укучы йөри. Хәзер алар репертуарында татар һәм рус телләрендә сәхнәләштерелгән 15 әкият бар һәм аңа ел саен бер әкият өстәлеп бара. Бер әкиятне сәхнәгә кую өчен өч айга кадәр вакыт уза икән. Курчаклары гади генә түгел,  театрлар өчен махсус тегелгән.
– Планшет курчакларыбыз Воронеждан ук “кайтты”, – диде Венера Маратовна. – Казан шәһәрендәге данлыклы “Әкият” курчак театры да безгә театр ачылган елны курчаклар комплекты бүләк иткән иде. Кайберләрен сатып алырга да туры килде. Яр Чаллы курчак театрына да заказлар биргән идек.Без спектакальләрне Олы Кайбычта да, районыбыз авылларында яшәүче балаларга да күрсәтәбез. Район картлар һәм инвалидлар йортында да күп тапкырлар чыгыш ясаганыбыз булды. “Рукавичка” дигән рус халык әкиятен Арыслан һәм Багай авылларында яшәүче нәниләр дә  яратып караган иде. Кушкүл авылына да бардык. Хәзерге вакытта “Колобок” әкияте өстендә эшлибез.
– Мин “Әкият” курчак театрына яратып йөрим. Нинди генә роль бирсәләр дә, аларның барысын да яратып башкарам. Минем артист буласым килә, – ди өченче класс укучысы Илназ Гайнуллин.
Алмаз Нәфыйков, Ләйлә Тимершина, Сабина Курмаева, Альбина Гыйләҗева да театрны ярата. Кулларына төлке яисә эт образындагы курчаклар киеп, аны хәрәкәтләндерергә, геройларының кичерешләрен, характерларын тавыш аша күрсәтергә өйрәнәләр. Уен вакытында иң мөһиме – актерлык осталыгы. Кечкенә “артистлар” өчен иң күңелле мизгел – спектакль тәмамлангач, үз героең белән сәхнәгә чыгып, тамашачыларның алкышларын ишетү.
Театрның матур иҗади биографиясе бар. Тырышлыклары күпсанлы мактау кәгазьләре, дипломнар белән бәяләнгән. Аларның ТР Мәдәният министрлыгының республика этно-мәдәни фестивале, “Иделкәем” балалар һәм яшүсмерләр үзешчән курчак театры­ коллективлары бәйгесендә, “Алтын битлек”тә уңышлы чыгыш ясаган өчен бирелгән бүләкләре дә бар. Җитәкчеләре Венера Сафиуллина үзе 2016 елда 100 мең сум күләмендә грант откан һәм аңа өстәп, районнан 75 мең сум акча бирелгән.
“ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге аша эшләүче балалар курчак театры – район горурлыгы. Иделаръягы районнары арасында алар иң яхшысы.
– Балаларның театрда шөгыльләнүен әти-әниләре дә хуплый. Театр матурлык тәрбияли,  яктылыкка илтә. Кече төркемдәгеләрнең барысы да өченче класста укый. Шуңа да класс җитәкчеләре Равия Мусина белән тыгыз элемтәдә эшлибез, – ди Венера Маратовна.
Коллективның уңышы аның җитәкчесенә бәйле. Мәдәният өлкәсендә бай тәҗрибәсе булган Венера Сафиуллина балалар белән яратып эшли, аларның һәрберсендә шәхес күрә белә, буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев