Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычтан ике мәктәп директоры сәяхәттән кайтты.Алар тәэсирләре белән уртаклаша

    Безгә районыбыздан июньнең 22сеннән 24 енә кадәр Санкт-Петербург шәһәренә бару һәм шунда чыгарылыш сыйныф укучыларының “Ал җилкәннәр” бәйрәмен карап кайту мөмкинлеген бирделәр. Бу тәкъдимне шатланып кабул иттек.

    Беренчедән Питер шәһәрен күреп кайту һәр икенче замана кешесенең  хыялы булса, икенчедән  безгә РФ  Дәүләт Думасы депутаты, милли эшләр комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов юлламаны үзе бүләк итәчәк! Аның ярдәмчесе Елена Константиновна республиканың төрле районнарыннан икешәр укытучыдан торган  8 кешедән, (Кайбыч, Апас, Биектау, Югары Ослан районнарыннан)  социаль челтәрдә  группа  төзеп,  таныштырып, дуслаштырып та  куйды. Поездга утырып киткәннән, өйгә кайтып кергәнчегә кадәр хәлебезне белеште,  сәяхәт  вакытында да гел элемтәдә торды.

    Дуслар белән озын юл да кыска тоела шул. Питерга килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Группабызның җитәкчесе дип таныштырган Дмитрий безне, зур кунакларны көткәндәй, поезддан ук каршы алды. Барлык уңайлыклары булган “Русь” кунакханәсендәге бүлмәләргә урнаштырды, вакытыбызның бер генә минутын да әрәм итмәскә тырышып,  уңайлы автобуслар белән дә, җәяү дә кайларга гына алып бармады.
      Әйе, инде кайтканыбызга  берничә атна үтсә дә,   кичерешләр әле дә сүрелми, ул еллар буена барыр ахрысы. Мактарлык  нинди шәһәр соң ул дисәләр, күрмәгәннәр өчен әйтер идек, ул –чын мәдәният башкаласы! Санкт-Петербург ул – Герой шәһәр! Урамнарыннан үткәндә моны искәртеп торган плакатлар, язулар, мемориалларны күреп кенә калмыйсың, ниндидер көчле энергетика ташкыны сизәсең: зур диварларның тәрәзәләрендә бер телем икмәккә тилмергән балаларның, аларны ашата алмаганлыктан гаҗизләнгән аналарның күз яшьләре әле дә калгандыр кебек. Шулкадәр зур осталык белән  ташлардан җәелгән урамнарда  кайчандыр канкойгыч  сугыш гөрләп торгандыр, яралы солдатларның тилмереп җаннары чыккан эзләр бардыр, ләкин шәһәр бирешмәгән – ул Герой исемен алган. Питер –һәйкәлләр иле дә дияр идек – адым саен күз явын алырдай, чал тарихны сөйләп торучы сыннар. Ул  – тагын фонтаннар патшалыгы. Терәлеп кенә торган Петергоф  шәһәрчегендә  дә булдык без. Андагы гигант фонтаннар эчендә алтыннан коелган сыннарны ясау өчен бик оста дизайнер да, рәссам да, тагын әллә кемнәр дә булырга кирәк. Питер – легендалар, тарихчылар үзәге. Бик күп күренекле язучыларның иҗат һәм тормыш юллары шушы шәһәр белән бәйләнгән. Әнә булачак дуэле  урынында  Пушкин үзенең көндәшен көтеп басып тора сыман. Бүгенге көнгә кайтсак, ил башлыгы  Владимир Путин укыган университет, аның чит илләр белән килешүләр, сөйләшүләр   алып бара торган йортларын да карап үттек.
    Санкт-Петербургның  галәмәт зур музейлары, таштан мозаика стилендә җыелган рәсемнәре белән соборлары, йөзләгән, уникаль, бүтән бер илдә дә булмаган зәвык белән эшләнгән матур, озын, киң  күперләре, агачлардан биек  аркалар белән ясалган парклары, кулга килеп ризык алырга да курыкмый торган күпсанлы тиеннәре, кошлары, шау чәчәкле, декоратив агачлары белән дан тоткан ботаника бакчалары, Дворцов, Троицкий, Литейный күперләренең ачылулары кемне генә җәлеп итмәс тә һәм сокландырмас икән! Фин култыгына да бардык, ярларында да йөрдек без! Бик якында гына –200 чакрым ераклык¬тан Финляндия башлана. Балтыйк диңгезеннән килгән салкынча һава массалары мондагы климатны бездәге кебек бик кызу итеп эсселәнергә ирек бирми. Һәр  көнне диярлек бераз җиллерәк, иркен сулап йөри торган  рәхәт, салкынчарак була.
    Исаакиевский соборына барып, 45 метр биеклеккә менеп, Санкт- Петербургны югарыдан күзәтәбез. Бик матур, төзек, бар җире ялт иткән! Романтика, хисләр иле дияр идек без аны.
     Кич белән  ак төннәрдә төн эзләп, җилкәннәрне күзләп, яр буеннан баруга ни җитә! Баруыбызның төп сәбәбе дә –чыгарылыш укучыларының “Ал җилкәннәр” бәйрәмен күрү иде бит! Евразиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә халык ашкына монда. Яр буйларыннан гына түгел, биек йортлар түбәсеннән дә бу тамашаны күзәтәләр. Сәгать телләре төнге берләрне күрсәтсә дә, төн  нәкъ көн кебек якты, әнә  ерак түгел генә сәхнәдә танылган артистлар чыгышы бара, чыгарылыш укучыларының шат тавышлары ишетелә, күперләр күтәрелә башлый, лазерлардан су өстенә юллар салына, төрле төстәге бертуктаусыз 25 минут барган салютлардан күзне алып булмый. Ниһаять, көяз кыздай көттереп, назландырып кына дигәндәй, ал җилкәннәре белән горур корабль күренә. Күперләр аша чыгып, зур мәйданда көтеп торган,бүген генә мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучылары янына ашкына.
    Без икенче көнне дә экскурсияләребезне дәвам иттек. Су өстеннән 37 күпер аша үтеп, тирән тарихы сеңдерелгән йортларны карап, рус халкының мәдәнияте үсешен тыңлап бардык. Санкт-Петербург кайчандыр Россия империясенең башкаласы булган бит! Россиянең горурлыгы, рус халкының мәдәниятен үстерүдә зур роль уйнаган Эрмитаж турында да аерым әйтми мөмкин түгел. Анда да булдык, Эрмитажны да күрдек без. Ул  бергә тоташкан алты бинадан торган тарихи-мәдәни үзәк. Бүген анда 350 залда бәяләре әйтеп бетергесез, араларында  идәннән түшәмгә кадәр зурлыктагылары да булган зиннәтле картиналар, графика-скульптуралар, төрле кыйммәтле ташлардан торган кул эшләнмәләре, нумизмат коллекцияләре, археологик һәйкәлләр, бөтен илнең культура истәлекләре бар. Өч миллионнан артык экспонат бергә тупланган!
    Санкт-Петербургка өч көнлек  сәяхәтебез тәмамланды. Ал җилкәнле корабль су юлы буйлап китте. Эмоцияләр  көчле булу сәбәпле, бик күп җирне йөреп тә, аз гына да армаган идек.
    Шәһәрләр турында китап¬лардан уку, видеоязмалар карау бер нәрсә, ә менә үз күзең белән күрү  икенче, күпме  рухи азык алып, тарихи-мәдәни белемнәреңне арттырасың! Әлбәттә, боларның барысын да яңа уку елында укучыларыбызга да түкми-чәчми сөйләрбез, җиткерербез!  Без, укытучыларга, шундый  бай эчтәлекле, күңелле ял бүләк иткән өчен, безне кайгыртып бар уңайлыкларны тудырган өчен депутат Илдар Гыйльметдиновка, аның ярдәмчеләренә, шушы бәйрәмне үз күзләребез белән күрү мөмкинлеге тудырганы өчен районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, урынбасары Рәмис Хәялиевка, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинга барыбыз исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.

    Равилә ГАФФАРОВА,
    Рания ХУҖИНА, Колаңгы һәм Борындык төп гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: