Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч авыллары Хөкүмәт ярдәме белән күтәрелә. Авыл җилекләрендә узган җыелышлардан репортажлар

    Авыл җирлекләренең узган елдагы эшчәнлегенә багышланган отчет җыелышлары тәмамланды дип әйтергә дә була. Кичә, безнең газета типографиягә тапшырылганнан соң, ул Олы Кайбычта узды. Федоровскоеда җыелышны ахыргарак калдыруларының сәбәбе мәдәният йортындагы ремонтка бәйле булды, шушы көннәрдә ул искелекнең эзе дә калмаган шушы бинада узачак. Газета журналистлары отчет җыелышларының берсен дә калдырмады,...

    Авыл җирлекләренең узган елдагы эшчәнлегенә багышланган отчет җыелышлары тәмамланды дип әйтергә дә була. Кичә, безнең газета типографиягә тапшырылганнан соң, ул Олы Кайбычта узды. Федоровскоеда җыелышны ахыргарак калдыруларының сәбәбе мәдәният йортындагы ремонтка бәйле булды, шушы көннәрдә ул искелекнең эзе дә калмаган шушы бинада узачак. Газета журналистлары отчет җыелышларының берсен дә калдырмады, әмма, һәрберсеннән тәфсилләп мәкаләләр язу өчен, әллә ничә саныбызны шул темага багышларга туры килер иде. Тимерне кызуында сугып калырга теләп, без сезне урыннардагы җыелышлар барышы белән кыскача таныштырырга булдык. Моннан берничә еллар элек узган отчетлар белән хәзергеләре арасында җир белән күк арасы, дисәк тә, һич ялгышмабыз. Урыннан теләсә нәрсә акырып, җыелышны базарга әйләндерүчеләр дә юк, һәр кеше, басып, гозерен җиткерә, аңа җитәкчеләр төпле җавап бирә. Ә авыл җирлекләре башлыклары 2014 елда халыкка ни вәгъдә иткән, шулар буенча хисап тотты. Бөтен җыелышларда да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.

    Ульянково

    Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурованың отчетында икенче ел катнашам һәм чыгышын бар кеше күңеленә үтеп керерлек итеп, җирлек әһәмиятендәге бөтен мәсьәләләрне дә колачлап, тулы анализлый алуына, сөйләгәннәрен дәлилләп, экран аша фотофактлар белән баетуына сокланып кайтам. Бу юлы аның чыгышын тыңларга һәм үзләрендә дә җыелышны шулайрак үткәрсеннәр дип күрше авыл җирлекләре хезмәткәрләрен дә чакырганнар иде. Җирлектә ел дәвамында башкарылган эшләре күп, әмма шулар арасыннан игътибарга иң лаеклысы - 2014 ел өчен үткәрелгән референдумнан үзара түләү акчасына зиратларны төзекләндерүләре. Ульянково авылы зиратын тәртипкә китерү турында ничә еллар сүз куертсалар да, боз әле кайчан гына кузгалган. 2013 елда җыеннан соң халыктан җыелган 177 мең сум акчага, агрофирманың спонсорлык ярдәме белән зиратның тирәсен тотуга материаллар сатып алганнар. Ә инде былтыр референдум үткәрүләре эшне алга таба дәвам итәргә мөмкинлек биргән. Ульянковода авыл халкыннан 106800 сум акча җыелган, шуңа өстәп, республика 427200 сум акча биргән. Үзебездә җыелган һәр бер сум акчага хөкүмәтнең дүрт сум өстәп бирүе нәтиҗәсе бу! Нигездә руслар гына яшәүче авылда әлеге эшнең башында татар кызы - Фәридә Сундурова үзе торуы милләтләр дуслыгы, толерантлык, бер-береңә булган хөрмәтне ачык дәлилли. Беренче референдум акчасы гына җитмәгән, әлбәттә, Корноухово, Победа, Воскресенский, Улановода (авылы юк, әмма зираты бар) зират тирәсен тәртипкә китерү дәвам итәчәк әле. Халыктан 2015 ел өчен үзара түләү акчасын вакытында бирүләрен үтенделәр.

    Авыл урамнарында кичен дә баганаларда утлар яна, Победа, Воскресенский авыллары 2015 елгы республика программасына кертелгән, Корноуховода колонка куелган, булганнары төзекләндерелгән, Заречная урамына щебень юл салынган. Башкарган эшләре күп, алда тагын да зуррак бурычлар көтә. Төп бурычлары - Ульянководагы мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрү, Корноуховода, Ульянковоның Таулы урамында электр линияләрен алмаштыру. Ә авыл җирлегенең эшчәнлеген бик яхшы дип бәяләделәр.

    Иске Тәрбит

    Әле кайчан гына яңа клуб турында хыялланган авыл халкы быел җыелышка былтыр "Авыл клублары" программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәккә җыелды.

    - Узган елгы җыелышта иске клубта утырсак, быел, күрәсездер, бөтенесе дә өс киемнәрен салган, монда җылы, матур. Бу үзәк өчен җитәкчеләргә мең-мең рәхмәтебезне әйтәбез, - диде пенсия яшендәге Петр Башурин. - Үзебез күреп торабыз, соңгы ике-өч ел эчендә авыл җирлегендә күп эшләнде.

    Рәхмәте белән бергә гозерен - авыл аша агучы Ырым елгасы ярларын ныгыту, асылмалы күперне ремонтлауны да күтәрде. Җыелышта яңа зират өчен бергәләп урын сайлау, мәктәп ашханәсенә ремонт кирәклеге, Соравылга, аннары Камылга су кертү, Иске Тәрбиттә дә биш урамда суүткәргече булмавы, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында Төньяк урамына гидрант кую, кибеттә товарларга бәяләр күтәрелүе, Соравылга, кечерәк булса да, яңа клуб төзү, Камылдагы башняга насос кую, авыл урамнарына юллар салу һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Ә туган авылында часовня төзеткән Петр Семенов яу кырында мәңгелеккә ятып калган һәм сугыштан кайткач һәлак булган авылдашларының якты истәлегенә яңа һәйкәл салуга тукталды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин билгеләп узганча, авыл җирлекләренең вәкаләтләре киң булса да, финанс яктан мөмкинлекләре чикле шул. Зиратларны төзекләндерү һәм җирле әһәмияттәге башка проблемаларны хәл итүдә референдум нәтиҗәсендә җыелган үзара түләү акчасына таяналар. Авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев чыгышында боларның барысы да киң яктыртылды. Эшчәнлекләренә уңай бәя куелды.

    Колаңгы

    Яшерен-батырын түгел, елга бер мәртәбә уза торган мондый җыелышларга авыл кешесе үзәгенә үткән сорауларны хәл итүдә ярдәм сорап, әйтәсен әйтеп кайтыйм әле дип килә. Бер үк район, авыллар янәшә генә урнашкан булса да, аларда катнашып, тыңлап утырганнан соң, төрле җыелыштан төрлечә кичерешләр белән кайтып китәргә туры килә. Колаңгыда узганы, мәсәлән, бик җылы булып истә калды. Авыл башлыгы, фельдшер һәм башка белгечләр адресына күп алкышлар яңгырады.Тик бу әле биредә бер генә проблема да юк икән, бар да ал да, гөл икән дигән сүз түгел. Башка авылларга кагылган проблемалар бирегә дә ят түгел. Аптека пункты булмау, район үзәгенә автобус йөрмәү кебек мәсьәләләр дә биредә яшәүчеләргә кыенлык тудыра. Район үзәк сырхауханәсендә медицина ярдәме күрсәтүдән, аеруча теш табибларыннан канәгать булмаучылар да бар. Мәктәпкә ремонт кирәк. Әйе, проблемалар булган һәм булачак, аларны чишү юлларын бергәләп эзлиләр. Уңай нәтиҗәләр авыл җирлеге җитәкчелегенең халык белән бергә уртак тел табып эшли белүенә бәйле. Фидаил Нигъмәтҗановны яраталар, хөрмәт итәләр. Колаңгының чәчәк атасы көннәре алда әле.

    Олы Подберезье

    Олы Подберезье авыл җирлегенең төп бәласе - чүп-чар, социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләр һәм җинаятьчелек.

    Авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев халык алдында чыгыш ясаганда авылның чүп-чарга батуына борчылу белдерде. Иң матур урыннарны чүп-чар өеменә әверелдерүдә кем гаепле? Әлбәттә инде, шунда яшәүчеләр үзләре. " Иң матур" урыннарны фотога төшереп, бөтен халык алдында күрсәттеләр. Анда ни генә юк - шешәләр, төрле банка, тартмалардан алып, терлек, ишегалдындагы кош-корт үләксәсенә кадәр. Кайберәүләр терлек чалганнан соң калган калдыкларга кадәр инеш буена илтеп ташлый.

    Авылда социаль яктан тотрыксыз биш гаилә бар. Һәрберсендә дүртәр-бишәр бала, ата-ана беркайда да эшләми. 2013 елда бу авыл җирлегендә сигез җинаять теркәлсә, 2014 елда ул 13кә җиткән. Алда санап киткән күренешләр, әлбәттә инде, авылны бизәми. Хәлне уңай якка үзгәртү өчен, бергәләп тырышырга кирәк. Ә бит, уңай үзгәрешләр дә юк түгел. Халыкның тормышын яхшырту юнәлешендә башкарылган эшләр биредә дә җитәрлек. Авыл җирлегенә трактор биргәннәр, юллар, плотина салынган, юлларны тигезләр өчен бульдозер бар. Яшәү һәм эшләр өчен Олы Подберезьеның мөмкинлекләре җитәрлек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: