Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч авылларында халык җыеннары дәвам итә. График

    Гыйнварда барлык авыл җирлекләрендә дә халык җыеннары үтәчәк. Анда ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала, алдагы елга бурычлар билгеләнә.

    Халык җыеннары район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы, башкарма комитет, үзәк сырхауханә, социаль яклау һәм пенсия фонды, прокуратура, полиция, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, почта, электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашында уза. Алар авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. 9 гыйнварда җыеннар Багайда һәм Надеждинода, кичә Кошманда узды. Бүген елга йомгакны 13.30 сәгатьтә Ульянковода, 12се - Иске Чәчкабта (10.00 сәгатьтә), Мөрәледә (13.30 сәгатьтә), 13е - Чүтидә (13.30 сәгатьтә), 14е - Ябалакта (11.00 сәгатьтә), 16сы -Мәлкидә (13.30 сәгатьтә), 17се - Кече Мәмедә (10.00 сәгатьтә), Федоровскоеда (13.30 сәгатьтә), 18е - Иске Тәрбиттә (13.30 сәгатьтә), 19ы - Кече Урсакта (11.00 сәгатьтә), Олы Урсакта (14.00 сәгатьтә), 20се - Хуҗа Хәсәндә (13.00 сәгатьтә), 21е - Колаңгыда (10.00 сәгатьтә), Борындыкта (13.00 сәгатьтә), 23е - Олы Подберезьеда (13.30 сәгатьтә), 24е - Олы Кайбычта (13.30 сәгатьтә) ясыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: