Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч бадминтончылары ике көмеш, дүрт бронза медаль яулап кайтты

    9-10 сентябрьдә Казан шәһәрендә республиканың 300 иң яшь спортчысы катнашында "Татарстанның бадминтон өметләре" дип аталган ярыш узды.

    Әлеге ярышта Кайбыч районы бадминтончылары ике көмеш, дүрт бронза медаль яулап кайтты. Бәйге малайлар һәм кызлар арасында ике яшь категориясендә барды: 2006-2007, 2008 елда туганнар һәм алардан яшьрәкләр. Бу ярышларда, безнең район данын яклап, Федоровское, Борындык, Мөрәле мәктәпләренең Юрий Григорьев, Хәмзә Юнысов һәм Фрат Җиһаншин җитәкчелегендәге җыелма командасы чыгыш ясады. Ике көн дәвам иткән кискен көрәш нәтиҗәләре буенча Федоровское мәктәбе укучылары Ралина Сәгыева һәм Катерина Иванова көмеш медальләргә лаек булдылар, авылдашлары Егор Григорьев һәм Максим Ситновлар исәбендә - икешәр бронза медаль. Безнең тагын берничә укучыбыз, медальләрдән бер адымда гына калып, 5- 8 урыннарны алдылар. Алар - Федоровскоедан Арина һәм Никита Алексеевлар, Григорий Вавилов, Борындыктан Илдан Тимергалиев, Азат Шәмсетдинов, Илүзә Хуҗина һәм Айсылу Әбләизова, Мөрәледән Мәдинә Мадаминова, Миләүшә Гобәева, Алия Зәйнуллина, Милана Гермашина һәм Ислам Әхмәтҗанов. Бадминтончыларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: