Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч бадминтончылары уңышы

    28-29 мартта Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә 2002 елгы һәм аннан яшьрәк, 1998-2001 елгы егет- кызлар арасында бадминтон буенча Татарстан Респуб­ликасы беренчелегенә ярышлар үтте.

    Әлеге ярышларда республиканың район һәм шәһәрләреннән өч йөзгә якын спортчы катнашты. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Хәмзә Юнысов, Юрий Григорьев җитәкчелегендә шөгыльләнүче Борындык, Федоровское мәктәпләре бадминтончылары анда матур уен алымнары күрсәтте. Районыбызның җыелма командасы, Казан шәһәре, Саба районы командаларына оттырып, өченче призлы урынны яулады. Шәхси беренчелектә Борындык төп мәктәбеннән Адилә Хөснуллина (аның исәбендә бер көмеш, бер бронза медаль), Гүзәл Хәйруллина (бер бронза) һәм Федоровское урта мәктәбеннән Полина Григорьевна (бер көмеш) уңышлы чыгыш ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: