Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч бакчачыларына белгеч киңәше

    Бакчачылар яз көне агачлар яфрак ярыр алдыннан агачларның корыган ботакларын кисә башлыйлар. Бу - бик тә кирәкле чара. Беренчедән, авыру ботаклардан котыласың. Икенчедән, агач яшәреп китә. Алмалары да зуррак, матуррак була башлый. Тик кайбер бакчачылар бу эшне бигүк дөрес башкармыйлар. Иң беренче күзгә ташланган хата - ботакны төбеннән үк кисмәү.

    Корыган ботакны кәүсәгә тоташкан җиреннән үк - төбеннән үк кисәргә кирәк. Мондый кисү «на кольца», ягъни «боҗра» дип атала. Болай кискән очракта, ул урында бик күп кыргый ботаклар чыга. Алар хәлсез була, сыналар яисә шул ботак, төп кәүсәгә кадәр корып килеп, кәүсәдә бушлык хасил була һәм алмагач авырый, корый башлый.

    Ә төптән үк кискән очракта кискән урын әкренләп капланып килә һәм тизрәк төзәлә. Кискән урынга, әлбәттә инде, бакча җилеме (садовый вар) сыларга кирәк. Аннан, бик тыгыз үскән алмагачның - уртага карап, яисә бер-берсенә ышкылып үскән ботакларын киссәң дә, ул яшәреп, матураеп китәчәк. Ботакларны кискәндә тагын менә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Зур почмак рәвешендә үскән ботакларны калдырып, кечкенә почмак рәвешендә үскәннәрен кисәргә киңәш ителә. Чөнки очлы почмак хасил иткән ботак, алма күп булып, аның авырлыгыннан каерылып чыгып, сынарга мөмкин.

    Кисү белән бәйле эшләрнең барысын да хәзер башкарырга кирәк. Яфрак ярганда, чәчәк атканда алмагачларга орынырга ярамый - җәрәхәт урыныннан сок агып чыгып, агач корырга мөмкин. Әлегә менә шулар. Алдагы саннарда алмагачларны авыруларга һәм бөҗәкләргә каршы эшкәртү, шулай ук яңа алмагач утыртканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләшербез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: