Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алырга әзерләнә

    Бөек Җиңүнең 71 еллыгын лаеклы каршы алырга кирәк. Безнең ветераннар, тыл хезмәтчәннәре кадер-хөрмәткә лаек. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дүшәмбе көнне узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә һәм Җиңү бәйрәменә әзерләнү буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында шундый таләбен куйды.

    Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова планеркада ясаган чыгышында әйтеп узганча, бүгенге көндә районда 461 ветеран яши (узган ел 551 булган, бер ел эчендә 90ы вафат булган). Шуларның 19ы Бөек Ватан сугышы ветераннары, икесе - камалышта калган Ленинградта яшәүчеләр, берсе - фашист концлагерьларының балигъ булмаган яшьтәге тоткыны, 91е - сугыш ветераннарының тол калган хатыннары, 348е тыл хезмәтчәннәре. Җиңү көненә кадәр барлык авыл җирлекләрендә дә сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлләрне тәртипкә китерү, тирәсенә чәчәкләр утырту бурычы куелды. Узган ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда күп кенә авылларда һәйкәлләр яңартылды, бу эш быел да дәвам итә. Район үзәгендә дә, авыл җирлекләрендә дә биналарга эленгән баннерлар сугыш каһарманнарына булган хөрмәтебезне күрсәтә. Республикада бәйрәмгә иң матур бизәлгән районнарны ачыклаячаклар. Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәрберсенә җитәкчеләр арасыннан кураторлар беркетелгән. Алар даими рәвештә ветераннар янына бара, хәлләрен белешә, көнкүреш проблемаларын хәл итәргә булыша.

    Киңәйтелгән утырыш авыл җирлекләренең ветераннар Советлары рәисләре катнашында узды. Район башлыгы аларның барысын да районның 25 еллык юбилее уңаеннан кайнар котлады, Җиңү көнен дә бергә оешкан төстә каршы алырга чакырды. Алар алдында район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева чыгыш ясады. Мәктәпләрдә яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатында ветераннар белән очрашулар уза, Җиңү көнендә укучылар ветераннарны җыр-биюләре белән шатландыра. Ветераннарга кагылышлы социаль чаралар да уңышлы тормышка ашырыла. Авыл җирлекләрендә бәйрәм митинглары 8 майда үтә, район үзәгендә 9 Майда узучы митингка барлык сугыш ветераннары да чакырыла. Митингларда "Үлемсез полк" акциясе, Хәтер вахтасы үтә, солдат боткасы белән дә сыйларга җыеналар. Олы Кайбычта митингка җыелу урыны - иртәнге сәгать тугызда мәдәният йорты янында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: