Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кайбыч” боз мәйданында кызлар командалары арасындагы уенда кем җиңде?!

    Узган атнаның шимбәсендә "Кайбыч" боз мәйданында Татарстан Республикасы беренчелегенә 2002-2004 елгы кызлар командалары арасында чираттагы уен булды.

    Бу көнне якташларыбыз Саба районының "Тимерхан" командасын кабул итте. Кайбыч кызларының ярышка җитди әзерләнүләре уен барышында аеруча ачык күренде. Алар бу көнне көндәшләре капкасына 10 алка кертте! Уен безнекеләр файдасына10:0 исәбе белән төгәлләнде. Беренчелек кысаларында безнең кызларга сабалылар һәм Казанның "Смена" командалары белән берәр уен уйныйсы калды. Аларга әлеге уеннарда уңышлар теләп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: