Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч бәйгедә беренче урынны яулады

    Яңа елга иң матур бизәлгән шәһәр-районнарны, авыл җирлекләрен ачыклау буенча игълан ителгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә Кайбыч районы беренче урынны яулады һәм бер миллион сум күләмендәге призга лаек булды.

    Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы оештырган бу бәйге ел саен үткәрелә. 6 гыйнварда Кайбычка килгән комиссия чыршыларны гына түгел, аның тирә-як территориясен, аларның төсле утлар белән бизәлешен карады. Алар шулай ук кардан, боздан ясалган сыннар булуын, бәйрәм кәефен яңача һәм оригиналь алымнар кулланып булдыруга юнәлдерелгән чараларны да исәпкә алды. Болардан тыш, халыкта әлеге ял һәм күңел ачу үзәгенең никадәр популяр булуы интерактив сорашу ярдәмендә дә ачык­ланды. Без, әлбәттә инде, Кайбыч районы өчен тавыш бирдек! Бу бәйгедә районыбыз 2014 елда өченче, ә 2015 елда икенче урынны алган иде инде. Быел безнең район һәм авылларыбыз тагы да купшырак, матуррак бизәлде һәм беренче урынга чыкты!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: