Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч хоккеена – 25 ел!

    Олы Кайбыч авылында оешкан төстә хоккей уйный башлауларына - 25 ел вакыт үткән. 1990 елдан бирле күп сулар акты. Казан дәүләт педагогия институтын яңа гына тәмамлаган Илдус Вәлиуллин юллама буенча Олы Кайбыч урта мәктәбенә физкультура һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен укытырга җибәрелә.

    Барысы да шул еллардан башлана. Илдус Госман улына барысын да буш урыннан башларга туры килә. Башта Бәрле елгасында карны чистартып, тиешле билгеләр ясап, бәкедән су ташып боз катыралар, соңрак спортның хоккей төрен яратучы авыл яшләре көче белән стандартларга туры килерлек итеп хоккей коропкасы төзиләр. Яшьукытучының инисиативасын Фирдүс Ибатуллин, Рамил Зиннәтуллин, Риваль Галәвов, Рим Фәйзуллиннар яклап чыга, аның беренче ярдәмчеләре һәм хоккей командасы әгъзалары булалар.

    Шуннан башлана - 1992 елда Кайбычның ир-егетләр командасы беренче тапкыр Татарстан Республикасы чемпионатының Чүпрәле районында үткән зона ярышларында катнаша. Елдан-ел осталыкларын арттырып килгән команда 1998 елда Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышларында уңышлы чыгыш ясый. Ә 1999 елда республика чемпионатының бронза медальләрен яулыйлар.

    Ир-егетләр командасы белән бер рәттән Илдус Вәлиуллин Олы Кайбыч мәктәбендә төрле яшьтәге укучылар командаларын оештыра. Алар боз сарайларында шөгыльләнгән командаларга каршы уйнап, республика күләмендә районның данын күтәрә. 2008 елда мәктәпнең кече төркем укучылары командасы республика буенча "Алтын алка" кубогына Түбән Камада үткән ярышларда бронза медальләре яулый. 2009 елда уртанчы төркем укучылар командасы республика спартакиадасында бронза медальләренә ия була. 2011 елда үсмерләр командасы ТР чемпионатында авыл хуҗалыгы районнары арасында чемпион исемен ала. 2013 елда кече төркем хоккей командасы ТР "Алтын алка" кубогының көмеш медальләренә лаек була. Кайбычның ир-егетләр, мәктәп командалары яулаган спорт казанышлары елдан-ел арта бара.

    Хоккей - чын ир-егетләр уены, диләр. 2010 елда Олы Кайбыч урта мәктәбендә Илдус Вәлиуллин тарафыннан оештырылган кызлар командасы хоккейның ир-егетләр уены гына булмавын раслады. Спортның хоккей төренең чын җанатарлары буларак, алар бу уенда үзләрен сынап карыйлар. Моның нәтиҗәсе - 2014 елда хоккей буенча Питрәч районында үткәрелгән республика ярышларында катнашып, бронза медальләре алып кайттылар. Алар өчен 2015 ел да уңышлы булды, 1999-2002 елгы кызлар командалары арасында республика бәйгесендә бронза медальләре яуладылар. Болар хакында тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: