Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч игенчеләре чәчү буенча финиш сызыгына якынлаша

    Районыбызның киң басуларында иртәдән кичкә кадәр тракторлар гөрелтесе тынып тормый. Игенче-механизаторлар дым барда, алтын бөртекләрен тизрәк җир куенына салырга омтыла. Аларның тырыш хезмәте бушка китмәсен, көзен мул уңышы белән куандырсын иде.

    Бүгенге көндә игенчеләребез сабан культуралары чәчү буенча финиш сызыгына якынлашып килә, планга карата ул 87 проценттан артык башкарылган. Бөртек­ле культуралар чәчү "Яңа юл", "Олы Колаңгы", "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче-өченче филиалларында төгәлләнгән, беренче филиалда да бу эш 98 процентка башкарылган.
    Хәзерге вакытта механизаторлар азык культураларыннан кукуруз, күпьеллык үлән чәчү белән шөгыльләнә. План буенча кырлар патшасы районда 3481 гектар мәйданны биләргә тиеш, үтәлеш 42,55 процент.
    Көннәрнең коры, җылы саклануы басуларда корткычлар, чүп үләннәре өчен уңай шартлар тудыра. Шуңа күрә механизаторларыбыз аларга каршы көрәш алып баруны дәвам итә. 19 майга корткычларга каршы 275, чүп үләннәренә каршы 5935 гектар мәйданда агулы препаратлар сиптерелгән. Бу эш "Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте филиалларында оешкан төстә алып барыла.
    Күптән түгел районга язгы кыр эшләре барышы белән танышырга килгән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җирдә дым катламының җитәрлек булуын ассызыклап, быел икмәкле ел булырга тиеш, дигән иде. Бирсен Ходай, берничә ел һава шартларының коры килеп, игенчеләребез көтелгән уңышны ала алмаган иде. Шулай да, чебиләрне көзен саныйлар, диләр бит. Көз көне мул уңыш җыеп алырга насыйп булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: