Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч игенчеләре сабан культуралары чәчүне төгәлләде

    Хәзерге вакытта район кырларында азык культуралары соңгы гектарларда чәчелә. Язгы кыр эшләре төгәлләнде, дип кенә игенченең кырларда эше бетми әле. Көздән, язын чәчелгән культураларны корткычлардан, чүп үләннәреннән, төрле авырулардан сакларга кирәк.

    Узган атнада Куш-Күлнең иген басуына Иделаръягы зонасы районнарының аграр холдингы компаниясенә караган хуҗалыклары агрономнары, хуҗалыкларны төрле агулы препаратлар белән тәэмин итүче оешмалар белгечләре катнашында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Һава шартларының коры саклануы чүп үләннәре үсүенә, төрле корткычлар таралуына уңай җирлек тудыра. Аларга карата вакытында кискен көрәш алып барылмаса, булачак уңышның шактый өлеше югалачак. Үсемлекләрне саклауда кулланылучы агулы препаратлар тәкъдим итүчеләр ул препаратларны туфракның ничек эшкәртелүенә, нинди культура игелүенә карап кулланырга киңәш итә. Киңәшмәдә катнашучылар Куш-Күл, Хуҗа Хәсән басуларында үсемлекләрне саклау буенча эшнең ничек башкарылуы белән танышты.

    - Без 500 гектар мәйданда чәчелгән шикәр чөгендере басуын чүп үләннәренә каршы бер кат эшкәртеп чыктык инде. Басуда ике агрегат эшләде. Бөртекле культураларның 2200 гектары чүп үләннәренә, 600 гектары корткычларга каршы эшкәртелде. Анда өч агрегат эшли. Бу юнәлештә эшне дәвам итәбез, - диде баш агрономнары Рәмис Хәкимов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: