Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч игенчеләре урып-җыю эшләренең экваторына җитте

    Кайбыч кырларында уракның кызган чагы. Һава торышы матур булганда, игенчеләр, иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр, вакытның кадерен белеп, алны-ялны белми эшлиләр.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 августка чәчүлек мәйданнарының 13020 гектарында бөртеклеләр җыеп алынган. Бу барлык мәйданнарның 49,4 процентын тәшкил итә. Урак башыннан барлыгы 52191 тонна ашлык суктырылган. Район буенча уртача уңыш һәр гектардан 40,1 центнерны тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: