Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч игенчеләре язгы чәчүне кайгырта

    Икътисади кризис шартларында быелгы язгы кыр эшләрен башкарып чыгу шактый катлаулы булырга охшаган. Бу, беренче чиратта, финанс кыенлыкларына бәйле. Мәлкидәге күпфункцияле үзәктә "Ак Барс" холдинг компаниясе составына кергән агрофирмалар җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, экономистлар, механизаторлар катнашында үткән семинар-киңәшмәдә дә сүз шул хакта барды.

    Холдинг генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев әйтүенчә, быелгы язгы кыр эшләре вакытында аякны юрганга карап сузарга туры киләчәк. Республикада биш ел рәттән килгән корылык, авыл хуҗалыгы тармагыннан көтелгән уңыш алырга мөмкинлек бирмәде. Шул сәбәпле, холдинг компаниясе финанс авырлык кичерә. Әмма зарланып берни барып чыкмас, барыбер чәчәргә, урырга туры киләчәк.

    - Безнең алда февраль ахырына кадәр язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы ремонтлап бетерү, март башында агрегатларны комплектлау бурычы тора. Техника ремонтлауның торышы буенча үзара тикшерү үткәрәчәкбез, - диде Камил Галиев. - Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та илдә булган катлаулы икътисади хәлгә бәйле рәвештә ашламага, үсемлекләрне саклау препаратларына, запас частьләргә, чәчүлек орлыкка, ягулык-майлау материалларына бәяләр артканнан-арта баруын искәртә. Ул финанс мөмкинлеге булган хуҗалыкларга әлеге кирәк-яракларны хәзердән үк сатып алуны киңәш итә.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында болай диде:

    - Бездә язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасын урып-җыю төгәлләнүгә ремонтлый башлау, аларны декабрь башына кадәр ремонтлап бетереп, паркларны язга кадәр ябу традициясе кертелгән. Холдинг компаниясе шундый шарт куйган икән, февраль азагына кадәр техниканы комплектлау эшен башкару шарт. Техника әзерлеге бер хәл, яхшы сыйфатлы чәчүлек орлыгың булмаса, югары уңышка өметләнеп булмый. Шуңа да тагын бер кат орлыкларның тишелешен тикшерергә, сыйфаты начар булса, алыштыру юлларын эзләргә кирәк.

    Язгы кыр эшләрен үзвакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен ышанычлы техника, ягулык-майлау материаллары, яхшы чәчүлек орлык, минераль ашламалар кирәк. Шуңа да кыр эшләрендә катнашачак һәр механизатор белән сөйләшеп, техникасында нинди кимчелекләр булуын ачыкларга, аларны матди яктан кызыксындыру чаралары турында уйларга, хезмәтләрен тиешенчә бәяли белергә кирәк. Яшь белгечләргә, авыл хуҗалыгында эшләүче яшь гаиләләргә тиешле яшәү шартлары булдыру зарур.

    Холдингның Кайбычтагы беренче, икенче, өченче филиаллары директорлары Рамил Каюмов, Рифкать Басыйров, Юрий Осипов язгы кыр эшләрендә сынатмаячакларын ышандырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: