Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч-Колаңгы юлында эчкән килеш руль артына утыручыны тотканнар

    Эчкән килеш руль артына утыручылар өчен закон таләп­ләренең катгый булуы, аларның үзләренең генә түгел, ә пассажирлары, юлда йөрүче башкаларның гомерләрен куркыныч астына куюлары турында барыбыз да белә. Әмма, исереккә диңгез тубыктан, дип юкка гына әйтмиләр икән шул.

    Безнең районда да ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр ай саен диярлек әнә шундый машина йөртүчеләргә тап булалар. Март аенда Кайбыч-Колаңгы юлының 1,5 чакрымында иртәнге сәгать унынчы яртылар тирәсендә "ВАЗ-21093" машинасын туктаталар. Федоровское авылында яшәүче әлеге кеше руль артына эчкән килеш утырган булып чыга. Шунысын да әйтергә кирәк, бу вакытта автомобиль хуҗасы аның янәшәсендә утырган, ә рульне, спиртлы эчемлек кулланган икәнлеген белә торып та, юлдашына биргән. "ВАЗ" автомобиле хуҗасы да, юл йөрү кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган һәм аңа карата Россия Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә административ беркетмә төзелә. Автомобиль тоткарлана һәм саклана торган махсус стоянкага куела.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: