Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч кырларында туңга сөрү һәм шикәр чөгендере алу эшләре бара

    Районыбыз басуларында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде. Шуның белән игенчеләрнең эше бетте дип уйлаучылар­ ялгыша. Чөнки хәзерге вакытта игеннәрдән бушап калган басуларда туңга сөрү, шикәр чөгендере алу дәвам итә. Бөртеккә чәчелгән кукуруз уңышын җыеп аласы, силос саласы бар.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 28 сентябрьгә барлыгы 14300 гектар мәйданда туфрак эшкәртелгән. Бу эштә "Дубрава" җәмгыя­те филиаллары, "Подберезье" хуҗалыгы өлгерлек күрсәтә.
    Район буенча агымдагы елда 2985 гектар мәйданда шикәр чөгендере игелгән. Хәзерге вакытка әлеге мәйданнарның 1500 гектарыннан татлы тамыр чыгарылган. Бу эш беренче филиалда 930 гектарда башкарылган. Хәзерге вакытта биш чөгендер алу комбайны Кошман авылы янындагы басуда эшли. Алар бүген биредә шикәр чөгендерен казып чыгаруны төгәлли. Монда барлыгы 1370 тонна чимал Буа шикәр заводына озатылган. Бер көн эчендә Буага 63 рейс ясарга, 601 тонна шикәр чөгендере илтергә өлгерәләр. Икенче филиалда 570 гектар мәйданда татлы тамыр казып чыгарылган. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, комбайнчылар тәүлек әйләнәсе эшләп, бу эшне кыска срокларда башкарып чыгарга уйлый. Аларга уңышлар юлдаш булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: