Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч механизаторлары кырга чыгарга әзерме?

    Төннәрен салкын да, көндез кояш үзенең нурларын мул сибә. Димәк, тиздән игенче-механизаторлар өчен имтихан чоры - язгы кыр эшләре башланачак. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кырга чыгарга әзерме соң?

    Быелгы язгы кыр эшләрен финанс кризисы шартларында, ягъни ягулык-майлау материалларына, ашламалар, орлыклар, запас частьләргә бәяләр арткан шартларда үткәрергә туры киләчәк. Әмма авыл хезмәтчәннәренә беркайчан да җиңел булмаган. Шул авырлыкларны җиңә-җиңә алар иген үстерә, кырларга чәчмичә калганнары юк. Быел да шулай булыр, өстәвенә, Хөкүмәт тә чәчү кампаниясендә авылга ярдәм итү чараларын күрә. Хәзер безнең хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә тулы әзерлек бара.

    - Райондагы 210 тракторның 189ы, ягъни 90 проценты әзерлек сызыгында. Тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр тулысынча әзер, БДМ, БДТ һәм лущильникларның 95 проценты ремонтланды. Хәзерге вакытта барлык хуҗалыкларда да язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру бара, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев.

    Механизаторлар, чәчүчеләр, орлыкны төрле агулы препаратлар белән эшкәртүчеләр белән укулар да оештырыла. Март башларында Татарстанда агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының хезмәтне саклау буенча белгечләре өч көн дәвамында Кайбычта укулар оештырды. Әлеге укуларда һәр көнне 60 ка якын кешенең хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы буенча белемнәре тикшерелде, тиешле таныклыклар тапшырылды. Язгы кыр эшләре барышында бәхетсезлек очракларын кисәтүгә аерым игътибар бирелде.

    Гомумән алганда, белгечләр язгы кыр эшләре башланганчы, район буенча барлык техниканың әзер булачагына ышандыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: