Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч механизаторлары терлек азыгы хәзерләүгә кереште!

    Болыннар хәтфәдәй яшел үләнгә күмелде, басуларда күпьеллыклар өлгереп килә. Табигатьнең иң гүзәл чагы. Әмма мал асрап яшәүче авыл кешесенең җәйге табигать матурлыгына хозурланып йөрер­гә вакыты юк шул. Кышка җитәрлек итеп печәнен әзерләргә кирәк. Хуҗалык­ларда да ит-сөт җитештерү күрсәткече азык базасының мул булуына бәйле. Районыбыз механизаторлары терлек азыгы урып-җыю техникасын ремонтлап,...

    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлек азыгы кампаниясе башланыр алдыннан һәр елны районнардагы техникага тикшерү үткәрә. Комиссия хуҗалыклардагы терлек азыгы урып-җыю техникасының, сенаж базларында яшел массаны тыгызлап торучы тракторларның әзерлеген тикшерә. Машина-трактор паркларында тәртип, чисталык булуы, тирә-юне койма белән әйләндереп алынуы да исәпкә алына.
    Бездә үзара тикшерү Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институты директоры Марсель Таһиров рәислегендә узды. Мәлкидә эш торышы белән "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы директоры Юрий Осипов таныштырды.
    - Безнең җәмгыятьтә җиде меңгә якын терлек бар. Бу кадәр малны ашату өчен безгә зур көч куярга туры килә. Шуңа да азык культураларын өч мең гектардан артыграк мәйданда үстерәбез дә инде, - диде ул. - Былтыр алтмыш мең тоннага якын сусыл азык хәзерләгән идек. Шуның ун мең тоннасы быелга да калды. Яшел уракта катнашучы техника әзерлек сызыгында, аларга техник күзәтү үткәрелде. Безнең өчен иң мөһиме - җәйге кыр эшләрен һәвеф-хәтәрсез генә үткәреп җибәрү. Механизаторларның барысы да техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж узды, махсус эш киемнәре белән тәэмин ителделәр. Сыйфатлы, җитештерүчән хезмәт өчен матди кызыксындыру чаралары да кулланыла, бу хакта аларның барысы да белә.
    "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалында да булдык.
    - Язгы кыр эшләрен оешкан төстә алып бардык. Механизаторлар барысы да эшнең мөһимлеген тоеп эшләделәр, рәхмәт аларга. Әйтик, Андрей Решеткин "МТЗ-1221" тракторына тагылган чәчү агрегатында үзе генә 1800 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчте. Яшел уракка килгәндә, барлык техника да әзер. 25 майдан 26сына каршы төндә Мак-Дон комбайны 75 гектар мәйданда күпьеллык үлән урырга өлгерде. Ә күпьеллыклар өч мең гектар мәйданны тәшкил итә. Безнең механизаторлар тырыш, узган ел көн саен берәр мең тонна сенаж салдылар, быел да сынатмаслар дип ышанам, - диде җәмгыять директоры Рифкать Басыйров.
    Беренче филиалда да, "Яңа юл", "Подберезье" хуҗалыкларында да терлек азыгы урып-җыю техникасы эш башларга әзер.
    - Шушы көннәрдә терлек азыгы хәзерләүгә керешәчәкбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаиләләрегездә тынычлык, техникагыз­ның ватылмыйча эшләвен телим, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров барлык хуҗалыкларда механизаторлар белән очрашуда.
    Комиссия әгъзалары һәр филиалда, хуҗалыкта булган кимчелекләрне теркәп, бәя биреп бардылар, механизаторлар белән аралаштылар.

    Барлык хуҗалыкларда техниканың торышын карап чыкканнан соң, комиссия нәтиҗә чыгарды. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалы 154 балл җыйды һәм җиңүче булды. Өченче филиал - икенче, беренче филиал - өченче урында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: