Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч механизаторына мактаулы исем бирелде

    "Икмәксез алтын тавы башында да ачка үлүең бар", дигән мәкальне күбегезнең ишеткәне дә бардыр, бәлки. Әнә шулай туендыручыбыз икмәкне алтыннардан да өстен күрә халкыбыз. Чөнки икмәк - ил тоткасы, икмәктән башка тормыш юк. Ә алтыннардан да өстенрәк бодай көшелләренең амбарларга агылуында авыл механизаторларының роле бәяләп бетергесез зур.

    Әле быел җәй генә "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактау­лы исемгә лаек булган Василий Федоров та игенчеләр династиясеннән. Хуҗа Хәсән авылының иксез-чиксез басу-кырларын иңли алар.
    - Без гаиләдә алты бала - өч кыз, өч малай үстек. Әтиебез Кузьма гомере буе механизатор булып эшләгән. Әниебез Таисия терлекчелек тармагында эшләде. Без әни тәрбиясендә үстек, чөнки әтиебез, игезәк сыңарым Володя белән миңа өч яшь чагында ук, бакыйлыкка күчкән. Энебез Илья күкрәк баласы гына булган әле ул чакта. Шуңа да без кечкенәдән тормыш арбасына җигелдек. Хәзерге вакытта Володя белән икебез дә "МТЗ- 1221" тракторларында эшлибез, - диде Василий.
    Мәктәпне тәмамлаганда ук трактор йөртү хокукы бирүче таныклык алып чыга алар. Василий армия сафларында Оренбург өлкәсенең Тоцкий шәһәрендә БМП наводчигы булып хезмәт иткән. Мәктәптә техника өйрәнүнең файдасы тия: армиядән кайткач, 1991 елның җәендә тракторчы булып эшли башлый. Шул вакыттан бирле күпме җир сөргән, иген чәчкән, җыеп алган ул.
    Җитәкчелек тә хезмәтеннән канәгать. Юрий Осипов аның тырыш хезмәтен бәяләп, болай диде:
    - Безнең җәмгыятьтә уң­ган­нар күп. Василий Федо­ров әнә шундыйларның берсе. Хезмәтен зур җавап­лылык тоеп, намус белән башкара. Эш күрсәткечләре дә югары, темпларын елдан-ел арттыра бара. Язгы кыр эшләрендә дә, терлек азыгы хәзерләүдә дә, урып-җыю чорында да актив катнаша. Менә 26 ел инде үзе сайлаган һөнәренә тугры булып кала.
    Василий Федоровның тырыш хезмәте төрле елларда район башлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, 2011 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән, "Ак Барс" холдинг компаниясе бүләкләре дә бар. Быелгы Сабан туенда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин игенче Василий Федоров күкрәгенә "Татарстан Респуб­ликасының атказанган механизаторы" исеме бирелү уңаеннан медаль такты.
    Василий Федоров уңган игенче генә түгел, тырыш, кайгыртучан гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Альбина белән ике кыз үстергәннәр. Олы кызлары Кристина Канаш шәһәрендә икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Оксаналары быел тугызынчы классны тәмамлаган. Шәхси хуҗалыкларында маллар асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.
    - Мин бәхет эзләп читкә китмәдем. Бәхетемне туган авылымда, яраткан хезмәтемдә таптым. Бүген генә эшли башлаган кебек идем, шулай да чирек гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Районыбыз, республикабыз җитәкчеләренә рәхмәт, гади кешенең тырыш хезмәтен тиешенчә бәяләгәннәре өчен. Бу безгә тагын да тырышыбрак эшләргә стимул бирә, - ди механизатор.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: