Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч мәктәпләре әзерлеген эксперт төркем карады

    Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген ел саен республика комиссиясе бәяли. Эксперт төркемнең кайсы мәктәпләрне тикшерәчәге көнендә генә билгеле була.

    Быел җирәбә буенча тикшерүгә Борындык төп мәктәбе һәм Надеждино урта гомумбелем бирү мәктәпләре эләкте. Бу атнада безнең районга килгән эксперт төркем составында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, министрлыкның өстәмә белем бирү бүлеге белгече Айгөл Кашапова, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Асия Тимерясова, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле,Тәтеш, Кама Тамагы районнарының мәгариф хезмәткәрләре бар иде. Министрлык төзегән эксперт төркем составына Колаңгы мәктәбе директоры Равилә Гаффарова да кертелде. Алар белән бергә район мәктәпләрен башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров һәм мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин карады. - Мондый эксперт төркем составында әле беренче тапкыр гына эшләвем. Без 3-4 август көннәрендә Иделаръягындагы барлык районнарда да булдык. Һәр районда җирәбә нигезендә тикшерүгә эләккән ике мәктәпне тикшердек, баллар куйдык,- диде ул.- Эксперт төркемдәге педагоглар үз районнарына бәя куя алмый, бу обьективлык өчен кирәк. Уку йортлары бик күп төрле критерийлар буенча бәяләнде. Безнең районда мәктәпләрнең әзерлеге яхшы, барысы да гөлбакчага күмелеп утыра. Иделаръягы районнары арасында безнең районга өченче урын бирелде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: