Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау”га әзерләнәләр

    Быел район мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме 23 майда уза. Чөнки 25 майда укучылар бердәм дәүләт имтиханы тапшыра башлый.

    Бу көнне районыбызның барлык белем йортларында да тантаналы линейкалар узачак, соңгы кыңгырау тавышы чыңлаячак. Быел Кайбыч районында тугызынчы сыйныфны - 163, унберенче сыйныфны 128 укучы тәмамлый. Уку елы тәмамлану белән, мәктәптән чыгарылучы егет-кызлар өчен «урак өсте» башлана. Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырачак, тугызынчыларны дәүләт йомгаклау аттестациясе көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: