Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч мәктәпләрендә Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә әзерләнәнләр

    Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматка караганда, 3 сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә дә Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.

    Әлеге көн 1-3 сентябрь көнәрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырыла, дип хәбәр итә район газетасы сайты.
    Барыбызга да мәгълүм булганча, яңа уку елының беренче көне Бесланның беренче санлы мәктәбенә кулларына чәчәк букетлары тотып килгән укучылар өчен чын фаҗигага әйләнә. Террорчыларның мәктәпкә үтеп керүе нәтиҗәсендә 334 кеше- укытучылар, ата-аналары һәлак була, иң аянычы-186 баланың гомере өзелә. Бесландагы коточкыч һәлакәт вакытында бөтен ил кара кайгыга калды, вакыйгаларның ахры яхшы тәмамлануын теләде. Шуңа да теракт корбаннарын ел саен искә алалар. Кайбыч укытучылары балаларга шул хакта сөйләячәк. Алар шулай ук террорчылыкның дөньядагы иң куркыныч күренеш булуы, аңа каршы көрәштә иң үтемле чараның халыклар дуслыгы, төрле конфессия вәкилләренең бердәмлеге булуы турында да бай мәгълүмат бирәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: