Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр

    Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Ә мәктәпләр яңа уку елына әзерме соң?

    Шул сорауга ачыклык кертү максатында район мәгариф бүлеге белгечләре, урта, төп мәктәпләр директорлары составындагы комиссия шушы көннәрдә генә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшереп чыкты. Капиталь ремонт барган мәктәпләрдән кала, барлык мәктәпләрдә дә укучыларны кабул итәргә әзер. Комиссия мәктәпләр территориясенең төзеклегенә, мәктәп тирәли тотып алынган коймаларның хәленә, яктыртылышка, җиһазландырылган мәйданнар булуына, чәчәкләр белән бизәлешенә, мәктәп яны участогының нәтиҗәле файдаланылуына һәм башка кретерийларга карап бәя куйды. Күпчелек мәктәпләр чәчәкләр патшалыгын хәтерләтә. Анда нинди генә чәчәкләр үсми, укытучылар укучылар белән берлектә шундый матурлык тудырганнар. Кайсы мәктәпләр җиңүчеләр рәтендә икәнлеге әлегә ачыклана. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныда укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: