Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч муниципаль район Советы депутатларының җиденче утырышы узды

    Бу атнаның дүшәмбесендә Кайбыч муниципаль район Советы депутатларының җиденче утырышы узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында үткән әлеге утырышка оешма-предприятиеләр җитәкчеләре дә чакырылган иде.

    Утырышның көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова агымдагы елның беренче яртыеллыгында район бюджеты үтәлеше, ә башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров район бюджеты турындагы карарга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. Анда шулай ук район бюджеты исәбеннән муниципаль гарантияләр бирү тәртибе, районда муниципаль-шәхси партнерлык турындагы нигезләмәне, кече һәм урта эшмәкәрлеккә муниципаль милекне (җир участокларыннан башка) арендага бирү тәртибе, муниципаль хезмәткәрләргә куелган таләпләр буенча бердәм комиссия турындагы нигезләмәләр расланды. Район прокуроры ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов район­да сулыклар һәм урманнар турындагы законнарның үтәлеше турында сөйләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: