Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч муниципаль районында сайлауларга әзерлек башланды

    29 апрельдә, Кайбыч районындагы сайлау комиссияләре рәисләре, секретарьлары чираттагы утырышка җыелды.

    Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина сайлау кампаниясен уздыру тәртипләрен аңлатты. Утырышта шулай ук участок сайлау комиссияләренең составлары һәм башка төрле оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

    Исегезгә төшерәбез: 2015 елның 13 сентябрендә республикада чираттагы сайлау кампаниясе узачак. Бу юлы Татарстан Республикасы Президентын һәм 955 вәкаләтле муниципаль органга депутатлар сайлаячакбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: