Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч нотариусы балаларга үз хокукларын аңлатты

    Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар Кайбыч нотариаль округы нотариусы һәм аның ярдәмчесе белән очрашты. Бу чара тиктомалдан гына оештырылмады: чөнки нотариуска еш кына балалар мәнфәгатен якларга туры килә.

    Очрашу искиткеч җылы атмосферада узды. Туганнан алып унсигез яшь тулганчыга кадәр булган хокуклары турында балалар тын да алмый тыңлады.

    - Ә ни өчен балаларны якларга туры килә соң? Чөнки аларны бозалар! Балаларның мәнфәгатьләрен яклау вазифасы ата-аналарга, опекун һәм попечительләргә, балалар учреждениеләренең җитәкчеләренә, прокуратура, суд, опека һәм попечительлек органнары сыйфатында дәүләткә йөкләнгән, дип башлады сүзен нотариус Ирек Гафуров. - Туган минутыннан алып, бала гражданлык алырга, гаиләдә тәрбияләнергә, ата-анасын белергә хокуклы. Бала исеменә банкта исәп-хисап счеты ачырга мөмкин. Үсә төшкән саен, баланың хокуклары да арта бара.

    Өч яшь тулгач, ул - яслегә, алты яшьтә мәктәпкә барырга хокуклы. Алты яшьтә ул көнкүрешкә кагылышлы вак-төяк алыш-бирешләр ясый, ә инде ун яшьтә исемен яисә фамилиясен үзгәртә, уллыкка яисә кызлыкка алу турында ризалык бирә, ата-анасы аерылышкан очракта кем белән каласын әйтә ала.

    Укучыларга бигрәк тә ундүрт яшь тулганнан соң бирелә торган хокуклары турында белү кызык булды. Бу яшьтә кеше паспорт ала. Шуннан соң ул мотоцикл йөртергә өйрәнә, велосипед белән идарә итә, банкка вкладлар кертә ала, уллыкка яисә кызлыкка алу турындагы карарны кире кагуны таләп итә, аерым очракларда никахка керә ала, - дип дәвам итте Ирек Шәүкәтович. - Ә инде әти-әнисе ризалыгы белән яшәү урынын сайлый, нинди дә булса алыш-биреш ясый, җиңел эшкә (дүрт сәгатьтән артмый торган) урнаша ала. Шул ук вакытта аңа үзенең кылганнары өчен җаваплылык та йөкләнә. Әйтик, тәртип бозган өчен мәктәптән чыгарырга, җинаять яисә берәр нәрсәгә зыян салган өчен, җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Әгәр дә 15 яшь тулгач атнага 24 сәгатьлек эшкә урнаша алса, 16да ул 36 сәгатьтән артмаска тиеш. 16 яшьтән автомобиль йөртә ала.

    - Бүген мин бик күп кызыклы мәгълүмат алдым, - дип, кичерешләре белән уртаклашты музыка мәктәбендә белем алучы Язгөл Әбүбәкерова. -Һәр бала үзенең хокукларын һәм бурычларын белергә тиеш. Кирәге чыга калса, без бу белемнәребезне тормышта куллана алачакбыз.

    Әңгәмәнең икенче өлеше музыкаль юнәлештә дәвам итте. Яшь музыкантлар бурычлы булып калмады - искиткеч концерт күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, Ирек Гафуров үзе дә музыка мәктәбенең баян классын тәмамлаганын әйтте. Үсә төшкәч, кулына гитара алган. Очрашуга да гитарасы белән килгән иде. Балалар сорагач, ялындырып тормады - гитарада уйнап, җырлап күрсәтте.

    Соңыннан ул болай диде:

    - Чыгышларыгыз бик тә ошады, тырыш икәнсез, афәрин. Музыка белән шөгыльләнеп, сез рухи яктан үсәсез, яшьтәшләрегездән бер баскычка югарыга күтәреләсез. Сәнгать кешеләре дөньяны бөтенләй икенче төрле күрә. Бу мәктәп күңелемә бик якын, шуңа күрә дә мин, дуслык хөрмәтенә хәйрия ярдәме күрсәтергә - принтер бүләк итәргә булдым.

    Очрашу менә шундый күңелле нотада төгәлләнде. Ләкин бу әле хезмәттәшлекнең башы гына.

    Бала хокуклары турында беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы 1959 елда Бала хокуклары турында декларациядә телгә алына. 1989 елда барлыкка килгән Конвенция бала хокуклары турында халыкара дәрәҗәдәге төп акт булып санала. Ә Россиядә исә бала хокуклары "Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында " дип аталган Федераль законда язылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: