Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч педагоглары Мамадыш шәһәрендә үткән спартакиадада катнашты

    Узган атнаның шимбәсендә Мамадыш районында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасының финал этабы үтте.

    Әлеге ярышларда республиканың барлык районнарыннан мең ярымнан артык педагог катнашты. Алар арасында район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм ун мәктәптән уналты укытучы да бар иде. Спартакиада да эстафета ярышлары да булды, йөгерделәр дә, озынлыкка да сикерделәр, бадминтон да уйнадылар, кул да көрәштерделәр, аркан да тартыштылар, пневматик винтовкадан да аттылар. Иске Тәрбит мәктәбенең математика укытучысы Зилә Зәбирова озынлыкка сикерүдә өченче урынны, Иске Чәчкаб мәктәбенең физкультура укытучысы Лилия Хәйретдинова бадминтон буенча өченче урынны алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: