Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч прокуратурасы хезмәткәрләре “Кызыл ромашка” бәйгесендә чыгыш ясады

    Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре арасында игълан ителгән "Кызыл ромашка" бәйгесенең зона туры 7 мартта Буа шәһәрендә узды. Әлеге сәнгать бәйгесендә Тәтеш, Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Апас районнары прокуратурасында эшләүчеләр, аларның гаиләләре чыгыш ясады.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге бәйгенең исеме Советлар Союзы Герое, мәшһүр шагыйрь Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыреннән алынган. Алты номинацияне үз эченә алган бәйгегә Кайбыч прокуратурасы хезмәткәрләре зур әзерлек белән барды. Прокурор ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов, герой-шагыйрьнең "Вәхшәт" дигән шигырен сөйләп, икенче урынны яулады. "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә прокуратура хезмәткәрләре, бергәләп, "Ашкын, кешем" дигән җырны башкарды һәм өченче урынга чыкты. Ә "Музыкаль гаилә"дә гаиләсе белән бергә чыгыш ясаган район прокуроры Руслан Заһретдиновны тамашачылар алкышларга күмде. Бәйгедә Олы Кайбыч мәктәбенең "Авыл денс" ансамбле дә осталыгын күрсәтте. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков бәйге җиңүчеләрен бүләкләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: