Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч район электр челтәренә яңа җитәкче билгеләнде

    Әле шушы көнннәрдә генә Кайбыч район электр челтәренә яңа җитәкче тәкъдим иттеләр. "Челтәрле компания" җәмгыятенең Буадагы электр челтәре филиалына караган бу оешма белән хәзер Ленар Гаффаров җитәкчелек итәчәк. Ул моңа кадәр Апастагы электр челтәре филиалында баш инженер булып эшләгән.

    Яңа җитәкчене коллектив белән Буа электр челтәре директоры Владимир Чечков таныштырды.

    - Ленар Гаффаров бу тармакта яңа кеше түгел: Апастагы филиалда 20 елдан артык эшләү дәверендә электр монтерыннан баш инженер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Үз эшен яхшы белә, аңа җаваплы карый, баш инженер булып эшли башлавына сигез елдан артык. Эш тәҗрибәсе зур, шуңа да бу участокны зур ышаныч белән аңа тапшырабыз, - диде ул.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин энергетиклар башкарган эшнең гаять җаваплы булуына, алар алдында зур бурычлар торуына басым ясады, яңа җитәкчегә уңышлар теләде. Бу оешма белән 12 елдан артык идарә иткән Марат Ясәвиевка халкыбыз исеменнән рәхмәтен җиткерде һәм Рәхмәт хатын тапшырды.

    Владимир Чечков лаеклы ялга чыгу сәбәпле, эштән киткән җитәкчегә Буа электр челтәренең ветераннар Советын җитәкләргә тәкъдим итүләрен белдерде.

    Ленар Мөнир улы Гаффаров Апас районының Кызыл Тау авылында туган. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, Мәскәү энергетика институтында белем алган. 1994 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Апастагы электр челтәрендә эшләгән. Өйләнгән, тормыш иптәше Әминә ханым белән ике бала үстерәләр. Апас районының Каратун авылында яшиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: