Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы бадминтончылары Екатеринбургтан медаль белән кайтты

    Районга спортның бадминтон төре кертелүенә берничә ел гына булуына карамастан, яшь спортчыларыбыз Бөтенроссия күләмендә чыгышлар ясый.

    Февральнең соңгы көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә яшүсмерләр арасында бадминтон буенча һәр елны үткәрелүче традицион "А.Ф.Трубачев мемориалы" Бөтенроссия турниры узган иде. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Кайбыч районыннан да дүрт укучы катнашты. Кызлар арасында Борындык төп мәктәбе укучысы Диана Гобәйдуллина 13 яшькә кадәргеләр арасында призлы өченче урынны яулады һәм бронза медаленә лаек булды. 15 яшькә кадәрге кызлар арасында чыгыш ясаган Федоровское урта мәктәбе укучысы Полина Григорьева да бронза медале яулады. Бу хакта яшьләр эшләре физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов хәбәр итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: