Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы Балалар сәнгать мәктәбенә бүләк ясаганнар

    Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, якташыбыз Лидия Әхмәтова Балалар сәнгать мәктәбенә музыка уен кораллары бүләк итте.

    Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Җиһаншина әйтүенчә, якташыбыз бүләк иткән ксилофон, электр гитарасы, флейта һәм торба кайчандыр аның гаиләсенеке булган. Әлеге уен коралларында Лидия ханым үзе һәм тормыш иптәше уйнаган, балалары музыка серләренә төшенгән. «Бу кораллар безнең гаиләбезнең бер өлеше, хәзер алардан якташларым файдалансын, музыка ярдәмендә балалар матурлыкны күреп белергә өйрәнсен иде», дигән теләкләрен ирештергән ул әлеге бүләкләрне тапшырганда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: