Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы баш врачы хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлый

    Район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Газимагомед Магомедов шәхсән үзе һәм район медицина хезмәткәрләре профсоюзы исеменнән хезмәттәшләрен котлый:

    «Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, шушы системада озак еллар намуслы хезмәт куеп, ялга чыккан ветераннар! Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән бәйрәмебез белән котлыйм! Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә. Бүген районда медицина хезмәткәрләренә тиешле эш шартлары тудырылган, югары технологияле җиһазлар кайтартылды. Һөнәри осталык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү мөмкин түгел. Җаваплы, авыр һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Нәтиҗәләрегез күбрәк сөендерсен, һөнәрегез белән горурланып эшләргә язсын!»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: