Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

    Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, эчке эшләр системасы ветераннары! Сезне хокук тәртибен саклаучыларның һөнәри бәйрәме - Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан кайнар котлыйм!

    Төрле чорда төрле исем белән аталса да, Россия полициясе, шул исәптән Кайбыч эчке эшләр бүлеге коллективы да, җәмәгатъчелек хокук тәртибен саклау буенча нәтиҗәле эш алып бара. Быел Кайбыч эчке эшләр бүлеге кабат үзебезгә кайтты, хәзер мөстәкыйль рәвештә эшли. Авыл җирлекләрендә полициянең участок уполномоченныйлары эшләве шәхси состав белән халык арасында элемтәләрнең ныгый баруына китерә. Гражданнарның үз полициясенә ышанычы арта бара. Боларның барысыда районыбызда хокук бозуларның, тәртипсезлекнең кимүенә китерә. Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм һәм ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: