Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан котлавы

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч халкына зур бәйрәмнәр - Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан кайнар котлауларын юллый:

    "Хөрмәтле райондашларым! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны да мөһим бәйрәмнәр белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Илебез халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа. Безнең һәрберебез үзенең киләчәген республика язмышы, үзе яши һәм эшли торган ил язмышы белән бәйли. Бүгенге Татарстан Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Аның үсешенә уңган Кайбыч халкы да саллы өлешен кертә. Татулык һәм толерантлыкның рухи нигезен киләчәктә дә ныгыту кирәклеген аңлап, без төрле милләтләрнең мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирамлы булырга тиешбез. Ватаныбызның, киләчәк буыннарның иминлеге хакына берләшеп, күпмилләтле илебезнең куәтен арттыруга лаеклы өлеш кертәбез. Безнең көч - бердәмлектә! Татарстанның төп законы менә инде ике дистә ел буена республикабызда законлылыкның, хокук тәртибенең, гражданнар хокукларының ышанычлы гаранты булып тора. Хәзерге шартларда Татарстан Республикасы Конституциясенең иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасы үсешендә уйнаган уңай роле ачык күренә. Республиканың Төп законында билгеләнгән барлык милләтләрнең һәм социаль группаларның тигезлеге принциплары иҗтимагый-сәяси тотрыклылык нигезе булып тора. Җирлегебездә тыныч тормыш алып бару һәм уңышлы үсү өчен шартлар тудыру - төп бурычыбыз. Конституция безне Ватаныбызны яратырга өйрәтә.
    Бәйрәмнәр уңаеннан барыгызга да тормыш дәрте, үз көчеңә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм бөтен эшләрегездә уңышлар телим".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: