Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы башлыгы “Әти-әниеңне газетага яздыр”, “Туганнарыңны яздыр” акциясенә кушылды

    «ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Туганнарыңны яздыр", "Әти-әниеңне яздыр" акциясе дәвам итә. Бу акциягә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да кушылды.

    -"Кайбыч таңнары" газетасы район тормышын яктыртучы бердәнбер газета. Шуңа да аңа райондагы һәр гаиләдә язылырга тиешләр дип уйлыйм. Безнең гаиләдә өлкән яшьтәге әти-әнием дә, тормыш иптәшем дә, балалар да газета-журналлар укырга ярата, өебезгә аларны күпләп алдырабыз. "ТАТМЕДИА" җәмгыяте игълан иткән акциягә башка җитәкчеләр дә кушылыр дип ышанам. Мин үзем социаль яклау бүлеге аша инвалидлар, ятим балалар, ярдәмгә мохтаҗ ун гаиләне район газетасына яздырдым.
    Чыннан да бу гаиләдә матбугатны яраталар, "ТАТМЕДИА" җәмгыяте газеталарга иң күп язылган абунәчеләр арасында үткәргән республика бәйгесендә дә алар җиңүче булган иде.
    Агымдагы елның икенче яртыеллыгына газеталарга язылу чорында игълан ителгән әлеге акция 22 майда башланды һәм 18 июньгә кадәр дәвам итә. "ТАТМЕДИА»ның генераль директоры Андрей Кузьмин әйтеп узганча, бу акция үзенә күрә хәйриячелек акциясе дә. Сез дә шушы акциягә кушылыгыз һәм изге гамәләгез турында безгә хәбәр бирегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: