Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев авыллар тарихы белән таныштыруын дәвам итә

- Олы Урсак авыл җирлеге дүрт авылны берләштерә: административ үзәк булган Олы Урсак һәм Кече Урсак, Бушанча, Чүкри-Алан авылларын, - диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев укучыларыбызны авыл исемнәре тарихы, аларның дөрес язылышы белән таныштыруын дәвам итеп.
- Урсак урманчылыгы поселогы да элегрәк Олы Урсак авыл җирлеге составында иде, соңыннан Кошман авыл җирлегенә кертелде. Бу авыл җирлеге Апас районы эченә кереп урнашуы белән аерылып тора. Әлегә мондагы авылларны юллы итү проблемасы бар. Бушанча авылы юнәлешендә асфальт юл төзелүен уңай яктан бәяләргә кирәк. Кече Урсак һәм Бушанча авылларын Олы Урсак белән тоташтыру планы бар. Шул вакытта барлык торак пунктларга да район үзәгеннән туры бару мөмкин булачак. Әлегә Апас районы аша әйләнеп барырга туры килә.
Олы Урсак - татар авылы, үз мәчете бар, анда беркайчан да чиркәү булмаган. Бу авыл җирлек үзәге булганлыктан, аны ничек тә булса аерып тору өчен русча село дип әйтү гадәткә кергән.
Бушанча авылы кайчандыр зур, хәтта волость үзәге булган. Кече Урсак авылы халык телендә еш кына Имәле башы дип йөртелә. Авыл елга башында урнашса, элек-электән торак пункт атамасында елга исемен әйтү каралган. Моны "башы" сүзе күрсәтеп тора. Күпләр ул елганың барлыгын да белми. Имәле шушы авылдан башланып, Апас районы территориясеннән ага һәм безнең райондагы Малалла авылы янындагы Зөя елгасына коя. Элек "Имәнле" дип аталуы да аңлашыла. Вакыт үтү белән халык аны әйтергә җиңелрәк булсын өчен кыскартып "Имәле" дип атаган. Җирле халык телендә хәзер дә шул рәвешле кулланыла.
Газетаның алдагы саннарында язылганча, без авылларның халык телендә кабул ителгән исемнәренә каршы килмибез. Шулай да авылның рәсми атамасы - Кече Урсак.
Районның иң чигендә урнашкан кечкенә авылларның берсе - Чүкри-Алан. Район авыллары атамалары арасында сызыкча аша языла торган бердәнбер авыл. "Чүкри" сүзенә нинди мәгънә салынган соң? Бәлки бу сорауга җавапны безнең укучылар табыр? Сезнең хатларны kzori@rambler.ru электрон адресы буенча көтәбез. Үз фикерегезне газетабыз сайтында да калдыра аласыз: www.kaibicy.ru.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18900
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.27200
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.20700
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.17000
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.30500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.94200
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43800
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44600
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51500
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14800
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.200
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.27200
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.20700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18900
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.14100
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.12500
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырды Ярдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика